Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

НАМАЗ – БАРЛЫК АВЫРУЛАРГА КИРТӘ

Ислам диненең биш баганасы бар. Аның берсе - вакытында укыла торган намаз. Аллаһы Тәгалә тарафыннан ул һәр мөселманга фарыз (ягъни мәҗбүри) ителде.

Адәм баласы намаз укып, Аллаһы Тәгаләгә тәкъвалыгын күрсәтсә, икенче яктан ул бу гамәле белән җанына гына түгел, тәненә дә файда китерә.

Кешенең организмына күп вакытта кислород җитмәү сәбәпле, кислород терапиясе кулланалар. Безнең организмның 400 функциясе биологик сәгатьләргә буйсына. Тәүлек дәвамында алар биш тапкыр алышына һәм бу вакытлар биш вакыт намаз вакытына туры килә. Галимнәр фикеренчә, иртәнге намаз вакытында атмосферага күп күләмдә өч атомлы кислород-озон бүленеп чыга. Намаз укучы бу вакытта үзенең организмын кислород белән тәэмин итеп кала, күп кенә авырулардан имин була. Намазның кыям өлешендә (басып тору) тәҗвид кагыйдәләре белән Коръән укып, кеше сулыш гимнастикасы ясый. Ул тирән сулыш алып тыныш билгесенә җиткәнче, акрынлап шул һаваны чыгара. Бу вакытта эч мус­куллары белән диафрагма да эшкә җигелә, эчтәге органнарга массаж ясала. Шул вакытта үпкәләргә һава тула һәм организмда кан кислород белән туена.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Тәнзилә хаҗия Йосыпова,

табибә.

Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X