Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Нигә дога кабул булмый?

Рухи остаз Ибраһим ибн Әдһәм Басра шәһәренең урамнарыннан барган вакытта, кешеләр җыелып, хәзрәттән: “Әй, хәзрәт, Аллаһы Тәгалә үзенең китабында әйткән: “Сез Миннән сорагыз, Мин догаларыгызга җавап кайтарырмын”, — дип. Ни булды икән безгә? Без Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз, әмма ул безгә җавап кайтармый. Нигә догаларыбыз кабул булмый икән?” — дип сорадылар.

“Әй, Басра шәһәрендә яшәүче кешеләр, ничек Аллаһы Тәгалә догаларыгызга җавап бирсен? Сезнең күңелләрегез, йөрәкләрегез үле бит. Күңелләрегезнең, йөрәкләрегезнең үлүендә ун төрле сәбәп бар.

Беренчесе, без Аллаһы Тәгаләгә иман китердек, аны таныдык, дип әйтәсез. Коръәнне бик матур итеп укыйсыз, әмма Коръән өйрәткәнчә эшләмисез.

Аллаһның илчесе Мөхәммәдне (с.г.в.) сөябез, хөрмәт итәбез, дип әйтәсез, әмма ул күрсәткән юлдан читләшеп йөрисез.

Шайтан — безнең дошманыбыз, дип сөйлисез, әмма эшләгән эшләрегезгә карасаң, аны үзегезгә дус иткәнсез.

Җәннәткә керергә телибез, дип аңлатмалар бирәсез, әмма анда эләгер өчен бернинди тырышлык куймыйсыз.

Җәһәннәм утыннан котылырга кирәк, дип кычкырасыз, әмма үзегез анда илтә торган юлларда йөрисез.

Үлем тиздән килер, безне алып китәр, дип сөйләгән буласыз, әмма ул үлемгә бер дә әзерлек күрсәтмисез.

Кешеләрне тикшереп гомерегезне уздырасыз, әмма үзегезнең кимчелекләр чокырына төшеп батканыгызны сизмисез.

Сез үлгән кешеләрне кабергә илтеп күмеп куясыз, әмма шуннан гыйбрәт ала белмисез.

Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләрен иртә, кич ашап торасыз, бар өстенә «юк», дип, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтә белмисез.

Сез бит тере булып күренсәгез дә, анда-монда селкенеп йөрсәгез дә, Аллаһы Тәгалә каршысында мәетләр кебек яшисез. Мәетләр Аллаһы Тәгаләдән нәрсә сорый алсыннар? Берәр әйбер сорасалар да, Аллаһы Тәгалә мәетләргә ничек җавап бирсен?! Догагызның кабул булуны теләсәгез, күңелләрегезне терелтеп, мәет булудан үзегезне коткарыгыз”, — диде, дип яза Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев