Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Су керүнең дә җае бар

Эссе көннәрдә кеше әлсерәвен басар өчен суга керергә тырыша. Әмма тирән елга-күлләрдә коену еш кына фаҗига белән төгәлләнә. Әйтик, бик эссе көннәрдә республикада көн саен 2-3 кеше суга батып үлде.

Бу хәл коткаручыларны да борчуга сала. Шәмәрдән эзләү-коткару отрядыннан редакциягә килгән белешмәлектә суда, елга буйларында үзеңне ничек тотарга кирәклеге язылган. Әлбәттә, яхшы йөзә белү - иминлекне төп шарты. Әмма онытмагыз, менә дигән шәп йөзүче кеше дә саклык чаралары турында һәрчак истә тотарга, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә тиеш.

Махсус билгеләнгән урыннарда коену яхшырак та, куркынычсызрак та, әлбәттә. Походта булсагыз, коеныр өчен суның чиста, төбе тигез булып күренеп торган комлы, яисә вак ташлы урынны сайларга кирәк. Тирәнлеге 2 метрдан артмасын, агымы да көчле булмасын. Су температурасы 17-19 градустан ким булмаска тиеш, суда 20 минуттан артык торырга ярамый. Ялгыз гына коенмагыз, эчкә үк йөзеп кермәгез - хәлегез бетүе ихтимал.

Коенганда тәнегезне көзән җыера башлаганын сизсәгез, тиз генә судан чыгыгыз. Тирән җирдә икәнсез, йөзү стилен үзгәртеп карагыз: чалкан ятып йөзегез.

Су үсемнәргә буталасыз икән, чәбәлән­мәгез, тиз генә чалкан әйләнеп, салмак кына хәрәкәт итеп, үзегез йөзеп килгән якка чыгарга тырышыгыз.

Таныш булмаган урында коенганда баш белән суга чумарга ярамый. Сай җиргә эләгеп, агач тамыры, яисә ботагына, башка каты нәрсәгә бәрелеп, арка-муен умырткасын сындыру, баш бәрелеп, аңны югалту ихтималы бар. Яшеллек баскан текә яр астында коенырга да киңәш ителми. Агач-куакларның су астында тырпаеп торган тамырлары бик хәтәр. Су төбенең ләмле баткак булуы да йөзә белмәүчеләр өчен гаять куркыныч.

Шәмәрдәндә эзләү-коткару отряды 17 майдан 1 июльгә кадәр район сулыкларына профилактика чаралары үткәрү өчен 12 тапкыр чыккан. Су буенда ял итүче һәм балык тотучы 255 кеше белән инструктаж үткәрелгән. Бу чорда суда бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән. Шул ук вакытта район­дашларыбызның башка район сулыкларында батып үлү очраклары булды.

Сак булыйк! Су буйларында гади генә кагыйдәләрне истән чыгармыйча, тие­шен­чә үтәсәгез, ялыгыз фаҗигасез узар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев