Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Сыра сатучыларны – штрафка

Мәгълүм булганча, 2013 елның 1 гыйнварыннан төнлә, ничә процентлы булуына карамас­тан, сәүдә нокталарында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату туктатылырга тиеш.

"Та­тарстан Республикасы тер­риториясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакы­тын чикләүне билгеләү турында"гы Закон нигезендә республикада, җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтүче оешмалардан кала, сыраны 22.00 сәгатьтән алып 10.00 сәгатькә кадәр сату тыелган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге хезмәткәрләре сыра сату кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатында ел башыннан ук тикшерүләр үткәрә башлады. Мисал өчен, 4 гыйнварда Шәмәрдәндәге "Хәлиуллин" шәхси предприятиесе сатучысы 23 сәгать 05 минутта 2,5 литрлы "Жигулевское" сырасы саткан вакытта тоткарланды. Шул ук кичтә Курсабашта "Варис" җәмгыяте, 6 гыйнварда - Олы Кибәчедә, 7 гыйнвар төнендә Теләчедә шәхси предприятие сатучылары да ел башыннан кертелгән кагыйдәне бозган өчен административ җаваплылыкка тартылдылар.

Тыелган сәгатьләрдә сыра са­ту­чылар айның икенче ун­көн­легендә дә фаш ителделәр. Әйтик, 11-12 гыйнварда бары­сы 5 физик затка Админис­тратив хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 14.2нче маддәсе нигезендә беркетмә төзелде. Болар - Шәмәрдәндәге "Алмаз", "Южный", Эзмәдәге "Ашамлыклар", Явлаштаудагы "Әхмәтов", Мишәбаштагы "ФИМ" кибетләре сатучылары.

Штраф күләме гражданнарга - 1500-2000 сум, вазифаи затларга - 3-4 мең, юридик затлар өчен 30-40 мең сум тәшкил итә. Һәр очракта да алкоголь продукциясе конфискацияләнергә мөмкин. Бүлек хезмәткәрләре сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләр сатылышына контрольне дәвам итә.

Данил Фәттахов,

административ практика

буенча инспектор,

полиция капитаны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сыра