Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Сыйфатсыз булмасын

Орлык сатып алганда аның сыйфатын билгеләүче документлар булырга тиешлеген һәр агроном яхшы белә.

Ләкин кайчагында бәясе арзанрак булсын өчен аны арадашчылардан сатып алалар һәм документлары булу-булмауга игътибар бирелми. Документлар бирелсә дә, алар ялган булырга мөмкин. Шул уңайдан язын орлык сатып алучылар игътибарына һәр партия орлыкка "Росельхозцентр"ның территориаль органы тарафыннан бирелгән сертификат яки аның җитәкче тарафыннан расланган күчермәсе булырга тиешлеге турында җиткерәсе килә. Башка төбәкләрдән орлык сатып алганда, аның чәчүлек сыйфатын яңадан тикшерергә кирәк. Шуңа да сатып алынган һәр партия орлыкка лабораториядән сыйфаты турында таныклык алырга кирәк. Бу очракта хуҗалыклар тишелмәү сәбәпләрен ачыклый һәм түбән тишелешле орлык сыйфатына бәйле булуы расланган очракта, килгән зыян өчен компенсация түләтүгә ирешә алачаклар.

Н.Габдерахманов,

"Россельхознадзор"ның республика идарәсе белгеч-эксперты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X