Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

ТУБЕРКУЛЕЗ БАЛАЛАРГА ДА ЯНЫЙ

Туберкулез - хроник йогышлы авыру. Аны китереп чыгаручы микобактерияләр салкынга бик чыдам, хәтта минус 10 градуста да озак кына үлмиләр. Гамәлдә микроб организмнан читтә үрчеми.

Соңгы елларда табиблар антибиотикларга бирешмәүче туберкулез турында чаң кага. Туберкулезның бу формасы авыру дәвалауны ахырына кадәр җиткермәгәндә, табиб билгеләгән даруларны вакытында һәм дөрес кабул итмәгән очрак­ларда килеп чыга, ягъни таякчыклар "чыныга". Бу очракта авыруны дәвалау бик озакка сузыла, көчлерәк һәм кыйммәтлерәк дарулар кулланырга кирәк була.

Авыруны ничек ачыкларга? Дөрес диагнозны флюорография яки рентген, Манту пробасы ясатып яки лаборатор юл белән белергә мөмкин. Манту пробасы балаларга һәм яшүсмерләргә һәр ел саен куела. 15 яшьтән соң 2 елга бер мәртәбә флюорография тикшерүен һәркем үтәргә тиеш. Бу тикшерү туберкулез авыруын гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк куышлыгында булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә.

Хәзерге вакытта Россиядә туберкулезны ачык­лау өчен диаскинтест дигән яңа диагностика пре­­параты эшләнде. Диаскинтест - туберкулез микобактерияләре өчен үзенчәлекле табигый антиген булып саналучы ике аксымнан гыйбарәт аллерген. Яңа препарат Манту реакциясе ясау өчен кулланыла торган туберкулинга караганда яхшырак һәм кеше авыру түгел икән, диагностика тестының тискәре нәтиҗәләре тизрәк билгеле була. Диаскинтест белән тикшерү Манту реакциясе шикелле ясала. Диагнос­тика препараты белән уколны балалар поликлиникаларында, мәктәп-бакчаларда махсус кабинетларда өйрәнү узган медицина хезмәткәрләре ясый. Безнең районда да быел октябрь-декабрь айларында барлык мәктәпләр укучыларына Манту һәм диаскинтест пробасы ярдәмендә тикшерүләр үткәрелә. Бу прививка түгел, ә диагностика тесты гына, димәк, әти-әниләргә борчылырга кирәкми. Препаратны дөрес керткәндә тиредә 7-9 миллиметр­лы аксыл лимон кабыгы шикелле төймәчек барлыкка килә. Аны табибларга өч тәүлектән соң гына күрсәтергә кирәк, әмма шуннан да соңга калырга ярамый, чөнки реакция туктала башлый. Ата-аналар балаларына препарат кертелгән урынны кашырга ирек бирмәсеннәр, авыртуга каршы пластырь да ябыштырмасыннар, йод, зеленка ише дарулар белән дә эшкәртмәсеннәр иде. Баш авырту, бераз температура күтәрелү күзәтелә икән, бу - нормаль күренеш, организмның аксымлы матдәләргә реакциясе. Диаскинтест кертелгән урында укол кадаудан соң калган тап кына була икән, бу - тискәре реакция, ягъни балада актив туберкулез микобактерияләре юк дигән сүз. Әгәр кызарып шешенкеләнеп торса яки төер (папула) барлыкка килсә, диаскинтест шикле яки уңай булып санала. Андый балаларга мәҗбүри тәртиптә, авыруны төгәл ачыклау һәм туберкулезга каршы профилактика чарасы күрү максатында өстәмә тикшерү үткәрелә.

З.Хисмәтова,

югары категорияле табиб-фтизиатр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев