Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Туган телең белән горурлан!

Ләкин бөтен татар халкы да минем белән килешми икән.

Мин һәрвакыт үземнең туган телем, милләтем белән горурланам. Рәхәтләнеп татар телендә сөйләшәм, аралашам. Горурланырлык шәхесләре дә бар аның. Кайвакыт туган телемне Тукай, Такташ, Туфан теле дип тә атыйлар. Минемчә, бу сүзләрдә хаклык бар. Ләкин бөтен татар халкы да минем белән килешми икән.

Беркөнне телевизордан "Татарстан хәбәрләре" тапшыруын карагач, үземнең милләтем өчен оят булып китте. Казанда бер төркем әти-әниләр (алар арасында татар милләтеннән булганнар да бар), мәктәпләрдә татар теле дәресләрен киметүне таләп итеп, Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгына хат юллаган. Хат авторлары белем йортларында татар телен өйрәнү урыс телен укытуга комачаулый дип ачына, татар телен өйрәнү бик кыен, гомумән, балаларның киләчәге өчен файдасыз, дип белдерә.

Шушы тапшырудан соң без гаиләбез белән бик озак шушы темага фикер алыштык, бәхәсләштек. Минем белән әнием дә бу ата-аналарның үз телләренә булган мөнәсәбәтеннән гаҗәпләнде. Бәлки татар мәктәпләрендә укучыларда бу сүзләр аның кадәр яңгыраш алмаган булыр иде. Ә минем төрле милләт вәкилләре укыган үзебезнең лицей укучыларының фикерен ишетәсем килде. Икенче көнне үк мин сыйныфташларыма, яшьтәшләремә менә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттем: "Сезнеңчә, мәктәптә татар теле дәресләрен укыту кирәк микән? Ни өчен?" Сыйныфташым Гүзәл болай дип җавап бирде: "Кирәк, нишләп кирәк булмасын. Әле туган телеңне белү, сөйләшү телне белеп бетерү дигән сүз түгел, дәресләрдә аның бөтен нечкәлекләрен тоясың. Мин үземнең телем, милләтем белән горурланам". Аның сүзләре белән бөтен сыйныфташларым килеште.

Ярар, татар милләтеннән булганнар шулай ди, ә лицеебызда укучы башка милләт вәкилләре ничек уйлый икән? (Язманы тулысынча "Саба таћнары" газетасыннан укый аласыз).

Әнзия Закирова,

Шәмәрдән лицее.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев