Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

ЯВЫЗЛЫККА КИРӘК АВЫЗЛЫК

Террор. Бу сүзне хәзер бакча баласы да белә. Терроризм бизнес буларак, дөньяда 1950 елларда киң таралды. АКШ һәм СССР «банан» республикаларында үз режимнарын урнаштыра башладылар.

Максатка ирешелде, буйсынганнар да тынычланды. Ә режим урнаштырган солдатлар бер өйрәнгән эшне дәвам итте. Күп кенә террорчылык оешмалары нигезен алар тәшкил итә.

Террор Россиягә дә үтеп керде. 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларда 334 кешенең, шул исәптән 186 баланың гомере өзелде. Әлеге коточкыч террорны онытырга хакыбыз юк. Шул максаттан 2005 елдан Россиядә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә башлады. Бу көнне бернинди гаепсезгә гомерләре өзелгән терроризм акты корбаннары искә алына.

Терроризмның төп максаты - физик көч кулланып халыкны куркыту, төрле дин һәм милләт кешеләренең үзара ышанычын бетерү, явыз максатларны тормышка ашыру өчен кешеләрне җәлеп итәргә тырышу. Быел 19 июльдә - Рамазан ае алдыннан, Казанда республиканың дин әһелләренә һөҗүм иттеләр. Көндезге сәгать 11 тирәсендә башкалада ТР мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов утырган автомобиль шартлады, Вәлиулла хәзрәт Якуповны үз йорты янында атып үтерделәр. 28 августта рәсми эш визиты белән Татарстанга килгән Россия Президенты В.Путин әлеге террорлык актын кылучыларны Россия дәүләтенең нигезен җимерергә теләүчеләр дип атады.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X