Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР УЙНАСЫН ИДЕ

Соңгы елларда районыбыз хоккей спортында күп кенә үзгәрешләр булды. Боз сарае төзелде, зур суммалар тотылып, авылларда хоккей мәйданчыклары булдырылды. Барлык авыл командаларына хоккей киемнәре һәм профессионал кәшәкәләр бушка бирелде. Бу зур чыгымнарның Саба муниципаль районы башлыгы теләктәшлегендә үз районыбыздан хоккей спорты осталары тәрбияләнсен, үссен өчен, авыр финанс кризисы чорында тотылуын...

 

Әмма, ни кызганыч, соңгы вакытларда шатлыгыбыз юкка чыгып бара. Ни өчен дигәндә, район командасы данын Серов шәһәреннән кайткан спортчылар якларга алынды. Әлбәттә, бушка түгел. Үзебезнең Саба егетләре аларның башка районнардан килгән хоккейчыларга ничек җиңелгәнен карап утырырга мәҗбүр. Район ярышларында да шуңа охшаш хәл күзәтелә башлады. Хоккей мәйданчыкларында авыл ир-егетләрен читтән килгән спортчылар алыштыра, командаларга профессионаллар кертелә. Үзләрендә балалар коллективы булган җитәкчеләр, зур чыгымнар тотып, читтән хоккейчылар яллап уйнаталар да, җиңдек дип күкрәк кагып йөриләр. Мондый күңелсез күренеш Сабага күрше районнарның берсендә без, ветераннар, район данын яклап йөргән чакларда ук күзәтелә иде инде. Нәтиҗәдә ул район ир-егетләренең спорттан күңелләре кайтты, хоккей уйнаучы калмады. Без, хоккей уены ветераннары, шундый хәлләр безнең районда да кабатлануы ихтималына җитди борчылу белдерәбез. Егетләрне спортка тарту өчен төзелгән хоккей мәйданчыклары фәкать акчага гына корылган ярышлар үткәрүгә хезмәт итмәсен иде. Тирәннән уйлап карасаң, район командаларының уеннарда җиңүләрдән бигрәк, катнашу шатлыгы кичерүләре, кешеләрнең спортка күбрәк тартылуы мөһимрәк бит.

Сабаның хоккей спорты ветераннары исеменнән Ш.Җәләлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев