Җәүдәт Миннәхмәтов. Түбәннән, тормыш төбеннән күтәрелгән
Бу көннәрдә Россия хуҗалык һәм җәмәгать эшлеклесе, «Татарстан Республикасының газлаштыру, энергияне сак тоту технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды» учреждениесе генераль директоры, Россия көрәш федерациясе президенты, Халыкара класслы спорт остасы, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Җәүдәт Мидхәт улы Миннәхмәтов олы юбилеен билгеләп үтте.
Күренекле райондашыбызның титулларын санап китүне әле тагын дәвам итеп булыр иде. Исеме бик күпләргә, киң җәмәгатьчелеккә билгеле шәхес Тимершык авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килсә дә, балачагы Миңгәрдә үтә.
Балачак
Аның сабыйлык чорына Әнгам Атнабаев шигырендәге “Әнкәй миңа кара икмәк кисеп, имезлеккә салып биргән дә, үзе киткән урак урырга...” дигән юллар бик туры килә. Сабага отчет белән йөргән әнисе Шәмсүнә апа ике атналык улын Тимершыкта өй борынча йөреп, әбиле йортларның берсеннән табып ала торган була. “Июнь ае бит. Халык печәнгә төшкән булгандыр инде. Болыннан берсе кайткандыр, берсе киткәндер. Мине әбиләр берсе берсенә карап торырга кушкандыр. Ничек исән калганмындыр, моны марляга төреп бирелгән ипидән күрәм”, – дип искә ала Җәүдәт Мидхәт улы. Әтисе учетчы, авыл Советы секретаре, иминият агенты булып эшли, белемгә омтыла, балаларыннан да шуны таләп итә. Җәүдәткә 6 айлык чакта Миңгәргә – Нурулла бай яшәгән нигезгә күченәләр. Тәрәзәләргә – простыня, ишек урынына юрган эленгән, ягъни эшләнеп бетмәгән йортка башка чыгалар. Ышкыланмаган идән өстендә йоклыйлар. Әтиләре кырыс характерлы. Авылда 7-8 көтү, печән юк. Җәүдәтләр көн саен кукуруз арасыннан алабута, юл читеннән каз тәпие, зәңгәр чәчәк, әрекмән (киптергәч анысы да печән) җыярга тиеш. Кушылганны үтәмәсәң, җәза каты була. Яр буйларында җиләк өлгерми, чөнки аны кәҗә-сарык ашап бетерә. Коры елларда урманнан каен миллеге әзерлиләр. Бервакыт 1нче сыйныфта укыган малайны күршесе Газизҗамал апага ияреп кукуруз арасыннан алабута җыярга җибәрәләр. Гөнаһ шомлыгына каршы, колхоз рәисе килеп чыга. Кызып китеп, кечкенә Җәүдәтнең тачкасын вата, Газизҗамалның уфалла арбасын сындыра алмый. Әнә шулай тормыш сабаклары алган малай хезмәттә чыныгып үсә. Спортны да яшьтән ярата. Тимершык мәктәбендә укыганда чаңгыда йөрүдә беренче өчлектә була. Аяклары мал куып, беләге сәнәк-көрәк тотып ныгыган үсмер бит. Җәүдәт оста шуучыларга бирелгән ботинкалы чаңгы белән Миңгәргә дә кайтып йөри. Музыкага да тартыла. Җидедә укыганда мал көтеп, амбарда эшләп җыйган акчасына “Чайка” гармуны сатып ала...
Яшьлек еллары
Җәүдәт Саба мәктәбендә интернатта торып укыган елларын да сагынып сөйли. Авылга ялга гына кайтыла. Ботка янына бер пачка маргарин, ике ипи, әнисе биргән кечкенә кытай помидоры кайнатмасы бер атнага җитә. Лесхоздан килеп йөрүче сыйныфташы Рифкать Миңнеханов, Олы Шыңар егетләре белән дуслаша. Иртән сәгать 6 чишмәгә су коенырга төшәләр, чаңгы ярышларында катнашалар. Җәүдәт гуманитар фәннәрне аеруча яхшы өйрәнә, укытучысы Гайшә Вәлиевна бүтәннәр төртелеп торганда, өй эшен аннан сорый, үрнәк итеп куя. Өйдә, әлбәттә, атна буе җыелган эш көтеп тора. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач әтисе аңа “Минск” мотоциклы алып бирә. Правасы бар. Ә нинди һөнәр сайларга соң? Җәүдәт Мидхәт улында очучы булу теләге 4 яшендә кабына һәм мәктәп тәмамлаганчы сүрелми. Аттестат алгач, хыялын чынга ашыру нияте белән, Сызраньдагы югары хәрби училищега бара ул. Инде курсант булдым дигәндә генә, кире уйлый да, документларын алып, Казан ветеринария институтына тапшыра. Соңгы курсларда көрәш белән шөгыльләнә, 70 килограммга кадәрге үлчәүдә Вахит районы Сабантуенда батыр кала. “Сабада ул вакытта безнең үлчәүдә иң көчлесе Нәҗметдин Җәләлиев иде. Сабантуенда 10 еллап батыр калган кеше. Бер җәйдә аны да отуга ирештем. Ике ел икенче батыр калдым. Аннары Айдар егете Фәттахов фамилияле көрәшче килеп чыкты. Ел буе шөгыльләнә бу. Безнеке инде шул Сабантуе алдыннан гына. Даими күнегүләрсез келәмгә чыксаң, сине җиңелү көтә. Аннары инде көрәшне ташладым”, – дип сөйли Җәүдәт Мидхәт улы.
Хезмәт эшчәнлеге. Карьера
Белгечлеге буенча XXII партсъезд исемендәге колхозда (Тимершык) ике генә ел эшли ул. 1979 елда Казан шәһәренең җәмәгать туклануы идарәсе системасына күчә. 1986 елдан 1990 елга кадәр «Казан» ресторанын җитәкли. 1990-1996 елларда –Арча район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе, халык депутатларының район Советы депутаты. 1996-1998 елларда – Биектау районы башлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. 1998 елның июленнән «Татарстан Республикасының газлаштыру, энергия саклаучы технологияләр һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды» ДКУ генераль директоры. Әлеге фонд күп кенә инфраструктура проектларын уңышлы тормышка ашырды. Югары дәрәҗәдәге бурычларны хәл итү даими рәвештә новаторлык чишелешләрен эзләүне, тармак фәненең иң яхшы казанышларын эшләүне һәм файдалануны таләп итә. “Мин бу тармакка килгәнче республикада 600 километр газүткәргеч салалар иде. Беренче елымда ук 4000 километрга җиткердем. Көн саен 850-900 километр юл йөри идем. Иртән Арчадан чыгып китәм “Оргсинтез”га, Наил Хабибовичны (Казаньоргсинтез» җәмгыяте директоры – авт.) күрәм, аның белән торбалар мәсьәләсен сөйләшәбез дә, паром аша чыгып, “Татнефть”нең баш инженеры Тәхәветдиновка керәм. Аннан штрипс алам да, торба заводы директоры Токаревка тапшырам. Анда “Оргсинтез” өчен полиэтилен грануласы төятәм. Яңадан Түбән Камага кайтам һәм “Оргсинтез”га этилен чималы алабыз. Менә шушы чылбырны беркайчан да өзмәдем. Шулар белән ике-өч ел көне-төне эшләдем. Ул вакытта газүткәргечләрне колхозлар сала, торба гына җиткер. Әле “Таттрансгаз” идарәләре бер районда да юк вакыт. Республика җитәкчеләре миңа һәрвакыт булышты. Генераль директорлар белән бик дус идем. Ул вакытта кулланылган электр энергиясенең һәм газның 10 проценты продукция итеп газлаштыруга бирелә иде. Болар бик зур суммалар. Карьераны нульдән ясарга туры килде. Болганчык 1990-1991 елларда кирәкле вакытта кирәкле урында булганбыз. Сере шул гына”,– ди Җәүдәт Миннәхмәтов. Аның тырышлыгы белән республика халкын газ һәм су белән тәэмин итүдә зур нәтиҗәләргә ирешелде. Татарстан районнарында 22 мең километр газүткәргеч салына, ярты миллионга якын торак йорт һәм меңләгән социаль объект газ белән тәэмин ителә.
Көрәш федерациясе башында
Бервакыт Җәүдәт Мидхәт улы Балтыйк буенда спорт менеджеры белән таныша. “Менә Россиядә кыргыз көрәшен үстерәбез, сезнең үзегезнеке юкмы әллә?” – ди. Бер егет әтисе бай кызга өйләнгән дә, шул максатка акча тота башлаган. Бу хәл райондашыбызның горурлыгына суга да, милли көрәшне үстерү турында кайгырта башлый. Халыкара дәрәҗәгә чыгаруга ирешә. Казанда Универсиада үткәрелүе көрәшнең спорт төре булып танылуына, Бөтенроссия реестрына кертелүенә юл ача. Бу хакта көрәш федерациясе презенты болай ди: “Без хәзер Россиянең спорт остасы исеме бирә ала торган тулы мәгънәсендә көрәш федерациясе. Татарда көрәштән башка төрле спортта дөнья чемпионы булучы бармы соң ул? Әзрәк күз ачып, киләчәген уйлап шөгыльләнгән егет ул исемгә лаек була ала. Кадерен генә белеп бетермиләр. Миңгәрдә бүген көрәш буенча үткәрелгән дөнья чемпионатына да 15 олимпия чемпионы килде. Бу зур казаныш”.
Туган җиргә караш
Хәзерге вакытта Җәүдәт Миннәхмәтов эшләп үскән Миңгәр авылы республикада гына түгел, Россиядә танылган. “Minger Med Spa” – матур урманнар һәм каскад күлләре белән әйләндереп алынган уникаль хилинг-отель һәм виллалар комплексы. Һәрбер пространство кайгыртучанлык белән рәсмиләштерелгән. Эш дәвам итә. Яңа мәчетнең нигезе салынган. Миңгәр, район, республика һәм Миннәхмәтовлар нәселе тарихын чагылдырган зур музей да булачак.
“Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк. Үзеңнән соң оныкларга ядкәрләрне калдырырга кирәк. Шул максаттан борынгы бабаларыбызның “Хәтер” аллеясен булдырдык. Анда нәселебез башында торучыларның исемнәре язылган 30ар тонналы 12 таш бар, аларны беркем дә алып китмәячәк. Шәһәрдә бизнес бүген бар, иртәгә – юк. Авылга капитал салуларны беркем дә тарата алмый. Шуңа күрә булган энергияне максималь рәвештә шушы максатка юнәлдерергә кирәк”,– ди Җәүдәт Мидхәт улы.
Күренекле якташыбыз олы юбилеена шундый уй-хыяллар белән килә. Аңа нык сәламәтлек, гаиләсенә иминлек телик. Хыяллары чынга ашсын райондашыбызның!
фото: дзен
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев