Балтачлар гына белгән Марат. Авыл кешеләре – министр турында
Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов 16 июньдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Тумышы белән Арча районыныкы булса да, бар булмышы – мәктәп елларыннан башлап, беренче хезмәт чыныгулары, хезмәт баскычы буйлап беренче күтәрелүләре, уңышлары-табышлары Балтач белән бәйле булганга, ул үзе еш кына: “Мине Балтач үстерде”, – дип кабатларга ярата. Балтачлар исә: “Ул Балтачны үстерде”, – дип өсти.
Бу “кызыл”, пафослы сүзләр генә түгел. 24 яшеннән – хуҗалык, 29 яшеннән инде район белән җитәкчелек эшенә керешкән ул. Балтачлар әле дә аның белән бәйле эшләрне, матур хатирәләрне күңелләрендә саклый. Түбәндәге истәлекләрне укып карагыз әле, 20 ел буе республикада иң четерекле тармакларның берсе булган авыл хуҗалыгы белән уңышлы идарә иткән Марат Готыф улын сез бөтенләй башка яктан ачарсыз. Ул ирешкәннәрнең тикмәгә түгеллегенә инанырсыз. Сезне балтачлылар гына белгән Марат белән таныштырабыз.
“Риза булсаң, бергә эшләрбез”
Совет һәм хуҗалык эше ветераны Дамир ага Габдрахманов сөйли:
– 1976 елның августы иде. Минем Чапаев исемендәге колхозда рәис булып эшләгән чак. Бездә ике ел ветеринария табибы булып эшләгән Фатыйх Сибагатуллинны (бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты) “Правда” колхозына рәис итеп алдылар. Ул үз урынына ветеринария институтын кызыл дипломга тәмамлаган Марат Әхмәтов исемле егетне тәкъдим итте. “Килеп карасын”, – мин әйтәм. Үзен ничек каршы алганымны Марат Готович минем 60 яшьлек юбилейда менә болай сөйләгән иде: “Килдем. Кердем. Зур гына кабинет. Түрдәге өстәл янында кечкенә генә бер абый утыра. “Энем, риза булсаң, сиңа минем белән эшләргә туры килер. Әгәр дә иртәдән кичкә кадәр фермада пычрак һәм б.. ерасың килсә, амбарга мен дә, халат белән бутый яздырып ал. Берәр генә җитмәс, икешәрне ал”, – ди бу, шактый усал гына. Әллә риза булмаска, калмаска инде дип уйлаган идем шул чакта. Тукта, булмаса, эшләп карыйм, дип кенә калдым...”
Бик актив булды. Оста гармунчы, оста җырчы иде – авыл яшьләре арасында шуның белән дә хөрмәт яулады. Бездә баш бухгалтер урынбасары булып эшләүче Миләүшә белән гаилә кордылар, Хәсәншәехкә барып, туй үткәрдек әле. Сәләтен, хезмәтен тиз күрделәр. Безнең хуҗалык алдынгы иде, эшләргә мөмкинлеге дә, шартлары да булды.
24 яшендә “Алга”га рәис итеп алабыз дигәч тә, яшь әле, азрак тәҗрибә тупласын, димәдем, белгечләргә аяк чалу гадәтем булмады. Районда бу яшьтә рәис булган мәрхүм Рим Зарипов кына (Кукмара районын күп еллар җитәкләгән, Социалистик Хезмәт Герое Р.И. Зарипов – аны 23 яшендә куйдылар – авт.) – бар иде. Ул чор өчен феноменаль күренеш иде бу. Ә бит икесе дә нинди җитәкчеләр булдылар!
“Китмәгез!” – дип озаталар
Марат Әхмәтов 1978 – 1983 елларда районның “Алга” колхозы белән уңышлы җитәкчелек итә. Бу чорда авылларның иң әһәмиятле социаль-мәдәни мәсьәләләре хәл ителә, хуҗалык чын күтәрелеш-яңарыш чоры кичерә, җитештерү арта, районга гына түгел, республикага билгеле хезмәт алдынгылары, новаторлар үсеп чыга.
Рәис булып эшләгән биш ел эчендә шубанлыларның олы ихтирамын, мәхәббәтен яулый Марат Әхмәтов. Авыл халкы аны: “Китмәгез!” – дип елап озата. Район тарихында күрелмәгән хәл була бу. Бездә әле дә кайбер җитәкчеләр: “Халык түрәләрне яратмый ул”, – дияргә ярата. Бу – аклану гына. Марат Готович һәм шубанлылар мисалы – шуңа саллы дәлил.
1982 елда һәр сыердан 5000 килограмм сөт савып, “районның беренче карлыгачы” булган, озак еллар районда иң алдынгы терлекче дип макталган, күптән түгел генә вафат булган Нурания апа Исмәгыйлева берничә ел элек шулай дип сөйләгән иде:
– Аның кешелеклелеген, гадилеген, яхшылыкларын сөйләп бетерә торган түгел иде. Мин кырык елга якын терлекче булып эшләдем. Ул рәис булганда сыерлар саудым. Төрле кешеләр белән эшләдем, төрле җитәкчеләрне күрдем. Берсен дә хурлыйсым килми, әмма үпкәләмәсеннәр, берсе дә Маратка җитми. Ул килгәч, без кул хезмәтеннән котылдык, бик күп эшләр җиңеләйде. Аның бөтен тырышлыгы шул кешеләрнең хезмәтен җиңеләйтү, аларның кадерен белү, арттыру иде шул. Ул фермага да конторга йөргән күк йөрде. Кайбер көнне бездән алда килеп, абзарлар буйлап йөреп чыга иде. Син эшләгәндә дә килә ул, син кайтып киткәч тә килә. Кимчелегеңне күрсә дә, тавыш күтәреп, әллә ниләр әйтеп тиргәми, үзенчә, матур итеп, аны тиз генә төзәтеп куярлык итеп әйтә иде. Без аннан курка белмәдек, әмма тыңладык. Уйлап карагыз, безгә эшкә килгәндә ул япь-яшь егет иде бит. Күрәсең, белемле, тәрбияле булуы сизелеп торган – аны өлкәннәр дә, тәҗрибәлеләр дә, яшьләр дә яратты. Кешене эшләтә дә, тыңлата да, кызыксындыра да белде. Ул елларда без фермадан кайтып кермәдек, зарланмадык та, эшләдек тә эшләдек. Нинди йомыш-гозеребез булса да, аңа әйттек – беркем дә район җитәкчеләрен борчып йөрмәде, барысын да аның белән хәл иттек. Өй салганда аннан күргән ярдәмнәребезне әле дә рәхмәт белән искә алабыз. Картым Марат турында гел: “Күктән йолдыз алып бирә алса, эшләгән кешегә йолдыз да алып бирер иде”, – дип әйтә иде. Бөтен шубанлылар да шулай уйлый дип беләм. Ул киткәндә үткәрелгән җыелышта бөтенебез елап утырдык. Ул әле дә безне онытмый. Күргән-белгән, танышлар артыннан хәл-әхвәлләрне сорашып, сәламнәр әйтеп җибәрә. Без дә аны онытмыйбыз. Гел сагынып искә алабыз.
“Чистарак эш тапмадыңмы?”
СССР Югары Советының унынчы чакырылыш депутаты, ул чактагы Чапаев исемендәге колхозның алдынгы терлекчесе Рәшидә Гыйльметдинова – Сәләхетдинова истәлекләре:
– Марат Готович турында без ул чакта бергә эшләгән кызлар белән еш сөйләшәбез, сагынып искә алабыз. Мин Дания Габдрахманова белән эшләдем. Ул бик чиста, сыерларны асларына кадәр кереп юа иде һәм эшкә дә бик иртә йөри. Ә Марат (безнең өчен ул чакта Марат иде ул) кайбер көнне миннән дә иртә килә, ди иде. Иртәнге нәрәткә барганчы, көн саен башта фермага килә, бөтенесен карый-тикшерә иде. Бу – ветврач эше, монысы – зоотехникныкы, монысы – ферма мөдиренеке, дип тормады, барысын да эшләде. Һәм өстән-өстән генә эшләмәде, бөтенесен контрольгә алды, яшел масса кайта башласа, янында торды, чөгендер утасак, чөгендер утады, дару үләннәре җыйсак, дару үләне җыйды. Ул елларда без бозау үлгәнне дә хәтерләмибез. Борнакта фатирда торып эшләде, без аның ял-бәйрәм дип эштән калганын, авылга кайтам, дип иртә киткәнен яки соң килгәнен дә белмибез. Кайчан кайткан ул Хәсәншәехкә, ничек килеп җитешкән – аптырарлык. Авыллар арасы якын түгел бит... Җәй көне җәйләү була иде әле. Анда да барыбыздан алда җитешә, иң ахырдан кайта иде. Ул чакта сыерларның буазлыгына кадәр ветврачлар үзләре карый иде. “Шушының өчен унбиш ел укыдыңмы, чистарак эш тапмадыңмы?” – дип аптырата идек үзен. Ә ул: “Тормыш алдагысын үзе күрсәтә ул”, – дип җавап бирә иде. Менә бит, сәләте-тырышлыгы булгач, кая кадәр барып җитте! Әле дә Борнакның ул елларда эшләгән бөтен кешесен исемләп хәтерли, районга кайтып, берәр чарада авылдашлар белән очрашса, якын туганыдай килеп кочаклап ала, борнаклылар турында сораша, диләр. Менә шундый гаҗәеп кеше иде ул...
...Үткәнеңнән матур эшең, даның калса, берничә дистә ел үткәч тә, сагынып искә алсалар, адәм баласы өчен шуннан да кадерлесе юктыр. Шулай эшләргә, яшәргә кирәктер ул.
Фото: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев