Бердәнбер вице-президент. Хезмәттәшләре Василий Лихачев турындагы истәлекләре белән уртаклаша
Алдында кем булса да, уртак тел таба белә. Татарстанның иң танылган сәясәтчеләреннән берсе булган Василий Лихачевны әнә шулай дип искә алалар. Республика тарихындагы бердәнбер вице-президент кичә Мәскәүдә вафат булган. Гыйнвар аенда 67 яшен тутырган дипломатны чәршәмбе көнне Казанда җирләячәкләр.
Яшьлегендә Казан дәүләт университетында укыган һәм эшләгән, ерак Африка илләрендә белем биргән Василий Лихачевның уку йортыннан туры КПССның өлкә комитетына килеп эләгүен үк гадәти булмаган вакыйга дип бәялиләр. Башта ул анда бүлек белән җитәкчелек итә, аннары Татарстанның Конституция күзәтчелеге комитеты рәисе булып эшли, ә озакламый аны республиканың вице-президенты итеп билгелиләр. Бу вазифаны башкарган беренче һәм соңгы кеше була ул. Василий Лихачев Татарстан Конституциясен язган кешеләрнең берсе буларак та тарихка кереп калды.
Татарстан Дәүләт Советы депутатларының хәтерендә аның югары профессионализм, әдәплелек һәм җаваплылык, шулай ук зыялылык, игелеклелек һәм кеше хәленә керү кебек сыйфатлары истә калган. Василий Лихачев республика парламентын 1995 елда җитәкли башлады. Белгечләр бу чорны Татарстанның сәяси тормышындагы иң авыр еллар дип бәяли. Әнә шул вакытта Казан белән Мәскәү арасындагы Шартнамә тормышка ашырыла, икътисадта үзгәртеп корулар була. «Ул Татарстанда закон чыгару өлкәсен үстерүгә, халыкара хезмәттәшлекне ныгытуга, демократик институтларның формалашуына зур өлеш кертте. Аның якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланачак», – дип язган Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең Инстаграмдагы сәхифәсендә.
– 1990 еллар башында Василий Лихачев вице-президент вазифасын башкарды. Бу вазифа, беренче чиратта, компромисслар эзләүне таләп итә иде, – дип уртаклаша үзенең хатирәләре белән Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев. – Василий Николаевич әле КПССның өлкә комитеты аппаратында эшләгән елларында ук үзен яхшы юрист кына түгел, ә иҗади кеше буларак та күрәсәтә алды. Татарстан вице-президенты вазифасында иң элек урталыкны таба белү сәләте кирәк иде. Нәкъ менә аның катнашында беренче Шартнамәне төзү юллары эзләнде. Шул елларда Татарстандагы базар икътисадының закон өлгесе әзерләнде. Әле федераль кануннар да юк, ә бездә хосусыйлаштыру, инвестицияләр һәм башка юнәлешләрдә беренче карарлар кабул ителде.
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Василий Лихачевның Татарстан парламенты белән җитәкчелек иткән вакытта Федерация советы Рәисе урынбасары вазифасын да башкарганына игътибар итә.
– Шуңа күрә вәкаләтләре зур иде һәм ул аларны Татарстан файдасына да кулланырга тырышты. Ил генә түгел, дөнья күләмендәге сәясәтче булды. Василий Лихачев Россиядә федерализмны үстерүгә, әйтик, Россия һәм Татарстан арасындагы беренче Шартнамәне әзерләү һәм имзалауга зур өлеш кертте. 1990 еллар ахырында Татарстан сәясәтчеләренең осталыгы һәм зирәклеге ярдәмендә республикада милләтләр арасындагы тынычлыкны саклап калу мөмкин булды, федераль үзәк белән республика арасындагы мөнәсәбәтләрдә барлыкка килгән кризистан чыгу юллары табылды, – ди Разил Вәлиев. – Мине аның кешелеклелек һәм зыялылык кебек сыйфатлары җәлеп итте. Укырга яратты, әдәбиятны, сәнгатьне белде. Татарча сөйләшмәсә дә, татарчаны аңлады. Парламент утырышларын татар телендә ачты.
Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин Василий Лихачевны әле студент елларыннан ук белгән. Казан дәүләт университетының юридик факультетында бергә белем алганнар.
– Әле ул вакытта ук белемгә омтылышы, һөнәри осталыгы, тәртибе, киләчәккә ышанычы һәм кешеләргә игътибарлы булуы белән аерылып торды. Кайда гына эшләсә дә, әнә шул сыйфатларын югалтмады, – дип искә ала Яһудин. – 1995–1998 елларда Татарстан Дәүләт Советын җитәкләгән вакытта ул, халыкара хокук принциплары һәм нормаларына таянып, парламентның ролен һәм абруен күтәрү өчен күп эшләр башкарды. Василий Иванович Татарстан Республикасы дәүләтчелеген үстерүгә саллы өлеш кертте.
Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Рафаэль Хәкимов әйтүенчә, алар Василий Лихачев белән бакча күршеләре булган.
– Ул халыкара хокук докторы да булды, югары вазифада да эшләде, кешеләр белән дә уртак тел таба белде. Әле бит аның белән бакчаларыбыз да янәшә урнашкан иде. Күрше буларак да яхшы кеше иде, – ди Хәкимов. – Заманында КПССның өлкә комитетында да бер вакытта эшләдек. Әмма танышуыбыз ул вице-президент булып эшләгәндә булды. Бер үк вакытта диярлек килдек. Эшне ничек һәм нәрсәдән башларга белми торган вакытлар иде. Литва белән беренче килешү төзергә барганыбыз истә. Лихачевның кеше белән уртак тел таба белү сәләтен аерым искә алам. Һәр кешенең күңеленә үз юлы бар. Лихачев әнә шул юлны таба белде. Мәскәү белән сөйләшүләр алып барганда ул делегация башлыгы иде. Аның белән башыннан алып ахырына кадәр бергә барырга туры килде. Сөйләшүләр барышында юрист та, дипломат та була белергә кирәк.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Василий Лихачев белән хастаханәдә күрешеп өлгергән.
– Янына килүемә бик сөенде. Хәлен һәрвакыт белешеп тордык. Авыруга каршы бөтен гаиләләре белән бергә көрәштеләр, – дип сөйләгән Фәррахов “Татар-информ” агентлыгына. – Кич буе палатасында аның яңа проекты турында сөйләшеп утырдык. Дипломатия турында зур китап язарга җыенган иде. Файдалы һәм күләмле эш булырга тиеш иде. Тормышка ашырып өлгерә алмавы гына бик кызганыч. Аның китүе Россия Федерациясе өчен дә, Татарстан Республикасы өчен дә зур югалту.
Иртәгә Василий Лихачев белән Мәскәүдә хушлашачаклар. Җәсәден исә 10ысы көнне Казанда Арча зиратында җирләячәкләр. Хушлашу Дәүләт филармониясе бинасында булачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ире – Василий Лихачевның вафат булуы сәбәпле, Наилә Имат кызына кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.
“Василий Николаевич, киң кырлы фикер иясе, югары дәрәҗәдә эрудицияле, тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе буларак, күп еллар буе Татарстан Республикасы, тулаем бөтен Россия файдасына армый-талмый хезмәт итте, – диелә телеграммада. – Аның дипломатик таланты, эшлекле сыйфатлары һәм кешелеклелеге, күп кырлы законнар иҗат итү эшчәнлеге аңа илебездә генә түгел, халыкара бергәлектә дә гаять зур абруй-хөрмәт китерде. Сезнең, кызларыгыз, оныкларыгыз һәм барча якыннарыгызның кайгысын эчкерсез уртаклашам. Дусларыгыз һәм туганнарыгызның юатуы, Василий Николаевич белән бергә үткәргән бәхетле елларның якты истәлеге бу авыр кайгыны кичерергә ярдәм итсен”.
Фото: http://gossov.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев