“ЭЧМӘСКӘ АНТ ИТӘМ ДИП ӘЙТ!”
Миңа бу хәлләрне 85 яшьлек әби сөйләде, һәммәбез дә исән-саулар, шуңа бер исемне дә атамыйм диде.
Безнең авыл бик зур, райондагы иң бай колхоз иде, – дип сөйли башлады ул. – Акча күп алып эшләдек, малны күп асрадык. Без күрше хатыны белән сыер саудык, ирләребез сыер көтүен көтте, кышын сыерларны ашаттылар. Ирләребез җигеп йөргән атлар һәрвакыт үзебездә торды, үзебезнең маллар кебек иде. Күршеләр белән туганнардай дус яшәдек. Ике ихата арасында кечкенә капка бар иде, бер-беребезгә шуннан гына керә идек, урамнан әйләнеп йөрмәдек.
Бер җәйдә күрше авылдагы абыемның офицер улы гаиләсе белән кунакка кайтты. Эштән сорап, кичтән аларны озату мәҗлесенә бардык. Озатып җибәреп, иртән басу юлыннан кайтып килгәндә күршеләребезнең эте Сарбай каяндыр килеп чыкты да, өрә-өрә атыбыз каршысына чыкты. Үлән каплап бетергән тар гына юлдан әзрәк бара да, өрә-өрә безнең янга килә. Тар юл үләт базына илтә. Минем ир мондый акыллы эт тикмәгә болай өрмәс, барыйк әле диде. Барсак, үләт базының капкачы ачык, ә базда чәчләре тузган хатын басып тора. Безне күргәч, ул: “И-и, рәхмәт, Сарбаем, мине коткардың”, – дип елап җибәрде. Тавышыннан гына таныдык: бите шешенеп, күгәреп, күзләре шешенеп беткән бу хатын минем ахирәт дустым, күршем икән. Баз бик тирән. Ирем дилбегәне алып икегә бөкләде дә, күрше хатынына бер сыер өстенә менеп басарга, аннан дилбегәне култык асларыннан чыгарып, шуңа ныклап тотынырга кушты. Тартып чыгардык та, үлән арасына яткырып, чистартырга тотындык, анда әрем күп, ә ул исне дә бетерә. Сарбай сөенеченнән нишләргә белми сикергәләп йөри. Ахирәтемне булдыра алганча чистарттык та, кайтканда кеше күрмәсен дип, арбага яткырып печәнгә күмдек.
Ә күршебезнең базга эләгүе болай булган икән. Аның ире аракы эчәргә бик ярата иде, бу яман гадәткә әкренләп хатынын да өйрәтте. Ире исереп кайткан да, яшереп куйган аракысын эзләп тапмаган, аны хатыны эчкән булган. Шуннан хатынын бик каты кыйнаган. Тегесе аңын җуйган. Селкетеп-селкетеп тә аңына килмәгәч, үлгән дип белеп, үләт базына илтеп ташлаган. Сарбай, ияреп барып, хуҗабикәсен төне буе саклап утырган.
Абыйларга кунакка барырга җыенгач, мунча яккан идек, сулары суынып бетмәгән иде әле. Ахирәтемнең киемнәрен мунча миченә тыгып, көл белән күмеп куйдым. Төрле исле сабыннар белән юа торгач, ят исне бетердек. Хушбуйлар сибелгән киемнәр кидердек. Аның үләт базында булганын кешегә ничек тә белгертмәскә иде исәбебез. Ирем фельдшер апаны алып килде. Ул күрше хатынын күргәч: “И-и, бу ирләрдә иман юк инде, юньле кеше этне дә болай кыйнамый”, – дип, тәннәрен, аякларын-кулларын яхшылап карап чыкты. Аннан: “Чатнаган, сынган урыннары юк, төзәлер Алла боерса, мин участковыйны чакыртам, бу көе калдырсам, икенче юлы үтерүе бар”, – диде. Милиция чакыртырга хатыны да риза түгел. “Мин ул өч баланы берүзем ничек үстерим?” – дип, елый ук башлады. Аларның ике уллары, бер кызлары ул көннәрдә әбиләрендә кунакта иде. “Минем мондый очракта милициягә әйтми калырга хакым юк”, – диде. Хәбәр иткән. Участковый иртәгә киләм дигән.
Кич белән күрше кайтып, “үлгән” хатынын күргәч, аңын югалтып егылган. Без ирем белән кереп, күрше ирен участковыйга: “Аракы күп эчкәнмен, берни хәтерләмим, яңадан аракы эчмәскә ант итәм дип әйт, судта да шулай кабатла”, – дип үгетләдек. Озак көтәргә туры килмәде, колхоз рәисе дә килгән иде. Күршебез турында “әйбәт эшче” дип мактап сөйләде. Хатыны, елый-елый, утыртмауларын үтенде. Ахыр чиктә күршебезгә шартлы рәвештә бер ел бирделәр. Судья: “Исергәч нәрсә эшләвеңне белештермисең икән, син төрмәгә эләкми калмаячаксың, әгәр кечкенә генә җинаять кылсаң да, шушы шартлы бер елны да өстәп, утыртачакбыз”, – диде.
Шул хәлдән соң күршеләр аракы эчми башладылар. Бер елдан тагын бер малай алып кайттылар. Олы малайлары механик, уртанчылары зоотехник булды. Кечесе агрономлыкка укыды, кызлары – укытучы.
Сарбайлары картаеп үлгәч, бәрәңге бакчасы артындагы койма буена кадерләп җирләп, өстенә миләш агачы утырттылар. Иркен җирдә булгач, миләш бик олы куак булып үсте. Язын ак чәчәккә күмелеп утыра. Көзен бакчаны кызыл миләшләр бизи. Кайчак шул миләшкә карыйм да, койрыгын болгый-болгый, сөенә-сөенә каршыма Сарбай йөгереп килер сыман.
Әзһәр ЗӘЙНИ. Әлмәт.
чыганак: http://www.tatyash.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев