Эзләдем, таптым...
Быел 18 мартта Клара апаны туган көне белән телефоннан котладым. Ул Чаллының “Студенческая” тукталышында урнашкан госпитальгә ун көнгә дәваланырга килүе турында хәбәр итте.
Мин икенче көнне күчтәнәчләремне алып, аның янына юл тоттым. Ветераннарның әлеге бердәнбер госпиталенә килеп керүем булды, бер мөлаем тавышлы ханым: “Бахиллалар киегез!” – дигән өндәү ташлады. Теге бөек Станиславский сүзләрен бераз үзгәртсәң, “госпиталь бахилладан башлана” дияргә булыр иде. Аларны кидем дә, яңа гына юган идән буйлап кыштыр-кыштыр атлап, элгечкә өске киемемне тапшырып, кабул итүче юан хатын каршына килеп бастым.
– Мин Клара Булатова янына килдем, – дим.
– Кем? – дип, ханым буялган чем-кара кашларын өскә күтәртеп, гаҗәпләнеп куйды.
– Клара Булатова, – мин әйтәм, – бик танылган шагыйрә.
Теге хатын уңайсызланып киткәндәй булды, кулына ун сантиметр калынлыктагы лупалы күзлеген алып, аны борын өстенә төртеп куйды да, өстәлендәге журнал битләрен актара башлады.
– Ә-ә, таптым, бар монда кичә госпитальгә кергән Булатова, ләкин ул Әкълимә исемле, дүртенче катта ята, – диде дә, миңа дүртенче катка мен дигәндәй, баскыч юлын төртеп күрсәтте.
Клара апаның телефоннан “мин икенче катта, ике йөз дә ундүртенче бүлмәдә урнаштым” дигәне истә калган иде. Бәлки бу ханым этажны бутагандыр дип, икенче катка менеп, ике йөз дә ундүртенче бүлмәне эзләп табарга булдым. Коридор буйлап, тегендә-монда каранып йөри торгач, бүлмәне таптым. Килеп керсәм, биш караватта ятканнар арасында Клара апага охшаган бер генә хатын да күренми.
– Клара Булатова монда ятамы? – мин әйтәм.
Бүлмәдәге хатыннар:
– Юк монда андый кеше, – дип кәефемне төшерделәр.
Әллә минем башым эшләми инде, ничек шулай булырга мөмкин, Клара апа фәлән-фәлән бүлмәдә ятам дигән иде бит!
Коридорга чыгып, аңа чылтыратып, ачыклык кертергә булдым.
Ул ята торганы бөтенләй икенче госпиталь – мунча каршындагы Эчке эшләр министрлыгыныкы икән.
Клара апа урнашкан госпитальне тагын бер кат эзләп киттем. Юлда төрле кеше төрле якка күрсәткәч, мин инде табуыма ышанмыйча, кире борылырга гына җыенган идем, юлда тәбәнәк буйлы, сабыр гына бер хатын очрады. Монысы да дөрес әйтмәсә, инде кайтып китәргә исәп бар иде.
– Шушындый-шушындый госпитальне эзлим, – мин әйтәм, – беркем дә төгәл белми.
– Әнә тегендә борыласы, – дип күрсәтте ханым.
Мин, ышанычын югалткан кеше буларак:
– Ә сез каян беләсез? – дим.
– Соң, мин анда эшлим, – диде дә бу, саубуллашып, үз юлы белән китеп барды.
Көн кичкә авышып, эңгер-меңгер вакыт якыная башлаган иде. Мин кош тоткандай, шатлыгымны эчемә сыйдыра алмый, госпитальгә юнәлдем. Кырда бәрәңге җыйгандагыдай кайнар тиргә батып, бинага килеп кердем.
Карасам, гардеробта да, каравылчы урынында да беркем юк. Аягыма бахиллаларны кидем дә, идән юучы юан, тыгыз гәүдәле яшь хатынга мөрәҗәгать иттем.
– Мин Клара Булатова янына килдем, ул ике йөз дә ундүртенче бүлмәдә ятам диде. Юлда сездә эшли торган бер ханымны очраттым, ул Клара апаның тормыш иптәше Нәфис абыйның фиточәйгә төшкәнен күргән.
Идән юучы хатын, тыныч кына:
– Барыгыз, менегез икенче катка, – диде дә, баскычка күрсәтте.
Икенче катка менеп, уңга борылуым булды, ике йөз дә ундүртенче бүлмәне күреп, чак кына “ур-ра-а” кычкырып җибәрмәдем. Ишеген төртеп, ачыйм дигән идем, ябык бу! Текәлебрәк карасам, “ординаторская” дип язылган. Аптырап калдым, әллә ялгыштыммы дип уйлап, кабат-кабат ул бүлмәнең номерына текәлдем, юк инде, бар да дөрес – ике йөз дә ундүртенче дип язылган, ишеге генә ябык.
Коридорда җыелып сөйләшеп торучы ир-атлар төркемен узып китеп, беренче катка төшеп, утыргычка барып утырдым. Шул арада минем әрле-бирле сугылганны күзәтеп торган идән юучы татар хатыныннан сораштырырга җөрьәт иттем:
– Сеңлем, – мин әйтәм, – мин тагын дөрес килмәдем ахрысы. Бу эчке эшләр госпиталеме соң, мунча янындагысымы?
– Әйе, – ди бу, – дөрес, нәкъ үзе.
– Кем ятканын каян белеп була? Миңа Клара апа ике йөз дә ундүртенче бүлмәдә ятам дигән иде, ә анда “ординаторская” дип язылган.
Хатын, мине әйдәләп, икенче катка алып менеп китте дә, ике йөз дә ундүртенче бүлмәнең ишеген шакыды. Ишекне Нәфис абый ачты, аның артыннан балкып, Клара апа килеп чыкты. Шатлыгымнан дөрес юл күрсәткән идән юучы ягымлы хатынга рәхмәт сүзләре дә әйтә алмый калдым. Кочаклаштык та, эчләр катканчы көлештек. Бу госпитальдә, ни сәбәпледер, ике йөз дә ундүртенче бүлмә икәү икән.
Шунда тапкыр, зирәк фикерле Клара апа:
– Кайда йөри Клара Булатова, анда инде буза туа, – дип, көлдереп алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев