Кече туганнарыбызга мөнәсәбәтебез һәрчак уңаймы?
Кешелек дөньясының үзара яшәеш рәвешенә Хак Тәгалә өстәп нигәдер урманнар, үсемлекләр, кыргый хайваннар, кош-кортлар биргән. Без телибезме-теләмибезме, бу җан ияләре белән нинди дә булса мөнәсәбәткә керергә тиешбез. Ходайның иң төп тәгълиматы — кешелек дөньясын шушы мөхит белән камиллектә яшәтү. Әлбәттә инде, без аны үтәмибез.
Без кече туганнарыбызны рәнҗетәбез, үтерәбез, иректә туган һәм иректә яшәргә тиешле хайваннарны зоопарк исемле үзенчәлекле төрмәдә черетәбез. Соңгы мәртәбә мин Казан зоопаркында 1976 елда булдым. Шунда бер күңелсез күренеш хәтергә уелып калган. Читлек артындагы шыр сөяккә калган бүрегә ашарга дип диңгез алабугасы куйганнар. Мескен хайван шушы сыйны килә дә исни, килә дә исни. Шуннан буфетка барып, берничә пәрәмәч алып килеп ашаттым. Аннары администрациягә барып, үземнең “дөреслекне” исбат итәргә маташкан идем дә, “Кешеләргә ашарга ит юк кибетләрдә, ә син кеше вакытын алып, бүрегә ит даулап йөрисең”, — дип, мине куалап чыгардылар.
Әлбәттә инде, бөтен эш-халәтләре имансызлыкка корылган урында, көчсезләргә кешелексезлек йогынтысы тантана иткәндә акыл белән генә җиңеп булмый. Шулай да катгый төстә фикер йөртүдән, үзебезнең кече туганнарыбыз белән булган хәтер-хатирәләргә күчәм. Чөнки яшең белән җитмешне куып барганда шушы хатирәләр күңелне җылыта һәм күпмедер дәрәҗәдә яшәү көче дә бирә.
Балачакта, беренче класста укып йөргәндә безнең йортның сыерчык оясына оялаган ике сыерчыкның берсе кинәттән үлеп китте. Икенче елның язында үз оясына сыерчыкларның сыңары гына әйләнеп кайтты. Ул елны, үкенечкә, сыерчык оясы чистартылмый калган иде. Берүзе ояны чистартып оя корды сыерчыгыбыз. Аның өзелеп-өзелеп сайрауларын тыңлап, нечкә күңелле әнинең елап җибәргәне хәтердә.
Аннары берничә елдан әтине колхоз рәисе вазыйфаларыннан азат иттеләр һәм кайберәүләрнең элек әйтә алмаган канәгатьсезлекләрен ишетүләр кебек күңелсезлекләр чагылыш тапты. Бигрәк тә гаиләбезнең иң якын дусты булган күрше хатыны котырына башлады. Бәрәңге чәчә торган җиребезгә, бөтен буйга кереп, үз бәрәңгесен утырта башлады ул. Гаиләбездә шулвакыт каушап калу, өметсезлек сизелде. Ләкин шул чорда безнең күңелне күтәреп, берничек тә бирешмичә, күкрәген киереп каһарман әтәчебез йөрде. һәр көн саен елан чагып шешенеп ятучы этебез янына килеп, үзенең әтәч телендә сөйләшеп, хәлен белә иде, тавыкларга җим сипкәч, безгә кергән күрше тавыкларын куып чыгарып, күрше әтәченең дә бик әйбәтләп кирәген бирде. Алай гына да түгел, күрше лапаска кереп, анда да тәртип салып чыга иде ул. Тора-бара әтәчебез күрше хатынының кан дошманына әйләнде һәм бөтен гаиләбез белән печән әзерләргә киткән көнне әтәчебез юкка чыкты. Соңыннан гына әтәчебезне бер почмакка кысып, күрше хатынының сәнәк белән чәнчеп үтергәнен икенче күрше сөйләде. әлбәттә инде, әтине икенче дәрәҗәле урынга эшкә куйгач, күрше хатыны яңадан гаиләбезнең якын дустына әйләнде.
Сиксәненче еллар уртасында урман янында төзелештә эшләгәндә эш урынына каяндыр адашып бер кыр куяны килеп керде һәм ул куянны тоту бәхете миңа эләкте. Шуннан мине бер дә хөрмәткә ия булмаган коллегалар урап алды. Куян итеннән нинди ризык пешерү турында тәкъдимнәр ясый башладылар болар. Минем гайрәтле чак, көч ташып тора, боларга нотык тоттым. “Сезнең аракы, одеколон, лосьон эчкән хәрәм авызларыгызга бер гөнаһсыз куянның ите керсә бөтенегезнең дә эче китә башлаячак. Шуңа күрә куянны җибәрәбез”, — дип, йөрәге гәүдәсеннән чыгардай булып типкән куянны яңадан иреккә җибәрдем. Куян илле метрлап чабып барганнан соң, ике аягына басып өскә күтәрелде дә, безнең якка таба бик озак карап торды һәм аннары китеп барды.
Әти бакыйлыкка күчкәч әни бу югалтуны бик авыр кичерде. Язлар җиткәч, балконда бик еш кына ниндидер кошның өзелеп-өзелеп сайравы ишетелә башлады. Шуны тыңлап әнинең йөзләре яктырып китте. Соңыннан балконга чыгып карасам, кошыбыз оя корып, бала чыгарып ята иде.
Гараж капкасы янында ясалган йөзле торба сыярлык вентиляция тишегендә ел саен оя корып кычыткан чыпчыклары бала чыгара башлады. Хәтерем ялгышмаса, аларның бу шөгыле җиде ел буе дәвам итте. Алар белән мөнәсәбәтләр әйбәт дияргә була, ләкин машинаны керткәндә-чыгарганда гараж ишеген стенага терәтеп ачарга туры килә. Менә шушы минутларда аларның җим алып кайткан вакытлары да булса, икәүләп чырык-чырык килеп мине ничек итеп битәрләүләрен ишетсәгез!.. Шушы күренешне видеога төшереп, үз балаларын тәрбияләргә иренгән гүзәл затларга күрсәтәсе иде.
Соңгы сүзем кешенең якын дусты — этләр турында. Сидоровка бистәсеннән әсхәт абый сөйләгән иде бу вакыйгаларны. Аның унөч яшьлек улы иптәш малае белән су коенырга китәләр. Су кергәндә бер төркем яшүсмерләр аларга эре чуерташлар бәрергә тотына. Нәтиҗәдә әсхәт абыйның улының башына таш тиеп үлә. Улының якын дусты булган, чылбырга бәйләнгән гади эт шушы мизгелләрдә шундый өзгәләнеп өрә, чылбырдан ычкынырга маташа. Аннары хәлдән таеп, ничә көннәр өрмәс, ашамас була. Икенче очрак — үзенең фурасы белән кайтып килүче бер ир-атны бандитлар юлда туктатып акчасын, документларын алып бик каты кыйныйлар һәм үлгән дип белеп, фура эченә бәреп калдыралар. Шушы вакытларда аларның йортын саклаучы немец овчаркасы шулай ук өрә, өзгәләнә, чылбырдан ычкынырга маташа, аннары җибәргәч, үзенең хуҗасын ярымтере килеш урман эченнән таба. Теге ир-ат ун көн буе аңсыз ятканда эт ашамый, эчми ята. Менә бу ике фаҗигале вакыйга этләрдә бик көчле телепатик сәләт булуын күрсәтә.
Мин укучыларга мөрәҗәгать итеп, аларның кечкенә туганнарыбызга булган мөнәсәбәтләре турында тагын бер кат уйлануларын үтенер идем. Чөнки бу фани дөньяда без алар белән бербөтен, зурдан алганда, кешелек дөньясына алар бары тик шатлык, игелек, муллык, бәхет китерәләр. Кешелек дөньясы шушы гади тәкълиматны аңлап, дөрес юнәлештә барса гына камиллеккә ирешә алачак.
Марат МӨХӘММӘТШИН. Чаллы.
Чыганак : «Татарстан яшьләре»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев