“Халык артисты” исеменең шатлыгын, котлауларны күреп өлгермәде (сагыну)
“Алыштыргысыз кешеләр юк” дигән гыйбарә бар... Гыйбарә бар, әмма алыштыргысыз кешеләр дә бар шул... Алыштыргысыз да, кабатланмас та артист иде Идрис Мәсгуди. Камал театрында аның урыны һаман да буш. Сүз грим бүлмәсендәге урыны турында түгел, әлбәттә. Идрис, бик талантлы булуы белән бергә, сирәк очрый торган үзенчәлеккә ия иде.
Табигать аңа гына биргән аерым сыйфатлар хас иде бу артистка. Тышкы кыяфәтеннән башлана иде бу аерма. Түгәрәк йөзле, юантык, нык гәүдәле, аксыл җирән чәчле, алсу йөзле. Ни аяныч, шундыйрак пландагы тагын бер талантлы артистыбыз Габделфәрт Шәрәфиев та арабыздан бик вакытсыз, иртә китте. Идрис холык-табигате белән дә үзенчә кызыклы, кабатланмас шәхес иде. Зур гәүдәле бу ир-ат балаларча самими, ышанучан, эчкерсез, хәйләсез. Үзе әйтмешли “мишәр саналса да, әрсез түгел” иде. Әйе, мишәрләргә хас чаялык аңа хас түгел иде. Ул соңгы көненә кадәр үз көенчә, тыйнак кына, чәчрәп чыкмыйча, мин-минләнмичә, хөсетләнмичә, театрны, сәхнәне, һәр башкарган ролен, гаиләсен, туганнарын, галиҗәнап табигатьне яратып, сөеп яшәде, иҗат итте. Идел буеннан бирелгән уч төбедәй коры җирне үз куллары белән алмалы-чияле гөлбакча итте. Апасы аның турында: “Изге җанлы иде ул, беркемгә бер авыр сүз әйтмәде. Бик нечкә күңелле, сабыйларча эченнән генә үпкәләп, күзләреннән хәзер яшь агарга тора иде. Әмма сиздерми иде, беркайчан зарланмады, йөрәгенә җыеп баргандыр, күрәсең, барысын да”, – дигән иде авылларында Идрисне искә алу кичәсендә.
Ул Чистай районының Гаделша авылында дөньяга килә. Әтиләре Мөдәррис – тегермәнче, оста гармунчы, мәҗлесләрдә “Ал Зәйнәбем” дип, хатынына багышлап, өздереп җырлар җырлаган. Әтисе ягыннан Идриснең башка туганнары да бик моңлы-җырлы булган, берсе скрипкада уйнаган. Мөдәррис агай гаиләсендә ун бала туа. Бик туган җанлы, тату булып, сигезәү үсә алар. Идрис араларында иң кызыксынучаны, тынгысыз җанлысы, зирәге, җитезе була, китапханәдәге бөтен китапны укып чыга. Ниләрдер кыланырга ярата, кечкенәдән “әртисләнә”, мәктәп спектакльләрендә, клуб концертларында катнаша, бии, гармун уйный. (Идриснең апасы Гайсә дә җырга оста иде. Ул театрда озак еллар киемнәр цехында эшләде.) Мәктәпне тәмамлагач, Казан театр училищесына кабул итү игъланын күреп, Идрис иптәш малае белән башкалага юл тота.
Бер урынга 20ләп кеше дәгъва кылган уку йортына аны кабул итәләр. Марсель Сәлимҗанов, Рәфкать Бикчәнтәев, Шахсәнәм Әсфәндиярова, Асия Хәйруллина укыткан курста, Илдар Хәйруллин, Фирдәвес Хәйруллина, Дамирә Кузаева, мин фәкыйрегез белән Идрис уңышлы итеп беренче курсны тәмамлады. Бер мизгел һаман истә саклана. Май бәйрәмендә без курс белән табигатькә чыктык. Учак янында көлдә пешкән бәрәңге ашап, җырлашып утырабыз. Һаман китабын кулдан төшермәгән Идрис көтмәгәндә кычкырып җибәрде (матур акцентлы тавышы һаман колакта): “Тыңлагыз әле нәрсә дигән! “Деньги паттерял (потерял), ничего не паттерял, друга паттерял, все паттерял!” Акыллы яшүсмернең мәгънәле фикерне әнә шулай дусларына да җиткерәсе, “йоктырасы” килгән. Яхшы сыйфат...
Аннан ул ил алдындагы хәрби вазифаны үтәргә чакырылды. Германиядә элемтәче булып хезмәт итте. Укуын армиядән кайткач, инде Алсу Гайнуллина, Рузия Мотыйгуллина, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова белән сабакташ булып, 1974 елда тәмамлады. Аннан унике ел Әлмәт дәүләт драма театрында эшләде. Кызыклы төп рольләрдә уйнады. “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булды. 1986 елда М. Сәлимҗанов шәкертен академия театрына кабул итте. Шунда ук К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендәге усал, явыз Җиһанша образын бирде. Тормышта тавык суйганны да карап тора алмаган йомшак табигатьле артист Идрис Мәсгутов сәхнәдә тискәре образларны бик яратып, бай төсмерләр белән гаҗәп тормышчан башкара белде. Һәр ролендә гаять табигый, ышандыргыч, гади, гүя үзе шундыйдыр кебек тоела башлый иде. Андагы талант уйнаган образының уе-халәтенә аның үзен дә тәмам ышандыра ала иде, ахры. Бик күп төрле характерлы рольләр иҗат итте Идрис данлы сәхнәдә егерме ике ел дәверендә: Тархан – “Хуҗа Насретдин” (Н. Исәнбәт); Базарбай – “Ахырзаман” (Ч. Айтматов), Гарәп – “Таһир-Зөһрә” (Ф. Бурнаш); Миңлебаев – “Су төбендә сөйгәнем” (З. Хәким); Шакирҗан – “Җан Баевич” (Г. Исхакый); Кыпчакгол – “Идегәй” (Ю. Сафиуллин); Ислам – “Әни килде” (Ш. Хөсәенов); “Әбиләргә ни җитми” (Ф. Бүләков) һ. б. Идрис татар киносы булган тәкъдирдә, үзенең тормышчан уены, ихласлыгы белән экран йолдызына әйләнгән булыр иде. Аны мәскәүлеләр “Ревизор” фильмында татар сәүдәгәрен уйнарга чакырдылар. Кинога төшү урыны Прага шәһәрендә була. Никита Михалков, Армен Джигарханян, Марина Неелова кебек артистлар ансамблендә югалып калмау гына түгел, режиссерның аерым мактавына да лаек була ул.
Комедия, сатира жанрында рәхәтләнеп йөзгән кебек, җитди әсәрләрдә дә камил иде Идрис. “Зөләйха” спектаклендә (Гаяз Исхакый трагедиясе буенча Празат Исәнбәт куйды) Идрис уйнаган Поп образы турында аерым әйтү тиеш. Ул бер-ике генә күренә сәхнәдә. Әмма шул аралыкта үзенең осталыгы, таланты белән, татарларны көчләп чукындыру фаҗигасен, тарихның шул коточкыч вакыйгасын, явыз рәвештә кешенең хокукларын кисүче, диненнән яздыручы җәмгыятьнең чын йөзен мәрхәмәтсез, катгый дин әһеле ролендә ачты да бирде. Кыяфәте, күз карашлары, хәрәкәте, тавышы, хикмәтле эчке куәте белән образны шундый дәһшәтле итеп гәүдәләндерде ки, аңа карау да күңелгә шом сала, куркыта иде... “Әбиләргә ни җитми?” драмасында исә, киң күңелле, игелекле бер җанны, йомшак кына кет-кет көлеп тә куя торган ярдәмчел, миһербанлы татар картын сурәтләде. Идрис әле бик җитди, фәлсәфи рольләр уйнарга да хыяллана иде. Һаман уйнаган да булыр иде. Ни кызганыч, әллә әйткән сүзләре ”амин” сәгатенә туры килгән... Сеңлесе бервакыт аңа: ”Акчалырак эшкә күчәсеңме әллә, абый?” – дигәч, “Мин сәхнәдән башка яши алмыйм, сеңлем, театрда үләм”, – дип әйткән була ул. Шулай булды шул... Ун ел элек 12 ноябрьдә алтмыш яшен тутырып, дулкынланып юбилей кичәсенә әзерләнеп йөргәндә, 23 ноябрьдә үзенең грим бүлмәсендә соңгы сулышын ала Идрис. Табиблар әйтүенчә, йөрәк өянәгеннән...
Идриснең күзләрендә гел яшь чагындагы кебек кызыксыну, нидер көтү, өмет, чиста күңеле чагылыр иде. Ул бервакытта да, кайбер сәхнә кешеләре кебек, үзенә нык ышанган, өстән генә караучы канәгать карашлы булмады, гәрчә талантлы икәнен белсә дә. Соңгы арада гына бу күзләр арыган, уйчан кебек тоелды. “Ничек башкарып чыгармын бу юбилей мәшәкатьләрен?” – дип борчылган, күрәсең... Юбилеенда тапшырылырга тиеш булган “Халык артисты” исеменең шатлыгын, алкышлар, котлауларны күреп өлгермәде. Юбилей искә алу кичәсенә әйләнде... Ә чәчәкләр инде каберен генә күмде... Ә бәлки, күрмәсә дә сизгәндер җаны, шатлангандыр: нәкъ шул төнне Идрис ризык тулы зур өстәл артында утырган булып, төшемә кергән иде...
“Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә!” дип яшәгән артист үзенең иҗатында да тамашачыларына якты күңеленең җылылыгын мул өләште. Урыны оҗмахта булсын. Театр ноябрь азагында ”Хуҗа Насретдин” спектаклен артистның 70 еллыгы уңаеннан, аның якты истәлегенә багышлады.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев