Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Хайваннар дөньясында (уены-чыны бергә)

Ышанырдай нәрсә калмагач, халык гороскопларга ышана башлады. Гәҗит-журналларны алуга, иң әүвәл йолдызна­мәдән үзеңнең хай­ва­ныңны эзләргә тоты­насың. Инде белдерүләр аша танышырга теләгәндә дә, без йолдызнамә телендә язышабыз: “Фатирым бар. Кияүдә бул­маган, 27 яшьлек Сукояр гаилә кору өчен бозылмаган Балык эзли. Адресым баганада”.

“Мин – Кәҗәмөгез! Буе – 180, биле – 90, авырлыгы 110 килодан артмаган Кыслага өйләнергә телим. Беренче һәм соңгы этажларны тәкъ­дим итмәскә”.
“60 яшьлек Сарык 35тән узмаган Бозауны йортка кертә...”


Бөтен кеше үзенә тиң, әйбәт хайван эзли. Кемдер Ат елында туган, кемнәрдер Юл­­­барыс, Куян, Маймыл, Дуңгыз...


Мин үзем Арыслан, егерме ел элек бер Бозауга өйләнгән идем – карт сыер инде ул хәзер... Үзенең өч бозавы бар әнә... Кеше хайваннардан башка яши алмый. Авыл җирендә яшәсә, абзарда мал-туар асрый. Ә шә­һәргә күчеп килсә, фатир тутырып, зоомаркеттан хайван җыя башлый. Минем өч бүлмәле кетәк­ле­гемдә пропискага кермәгән биш хайван яши: песи, попугай, алтын балык, ташбака һәм хатынның әнисе – татарча әйткәндә, әби, ягъни мәсә­лән... Фатир түгел – зоо­парк! Әле базардан берәр шимпанзе алып кайтыйм дигән идем дә, хатын аркылы төште: нәрсәгә инде безгә ике маймыл, ди... Үзен белми... Ак песине ул алып кайтты. Кызганып инде... Вокзал ашха­нәсендә ачка үлә язган мес­кенем... Ак песи безнең өйдә дегустатор ул хәзер, әби пешергән ризыкны иң әүвәл аңа биреп карыйбыз. Кайвакыт ашаганнан соң, өчәр төн буе түбәгә менәлми, җана­шым! Начар төркемгә иярмә­сен дип, урамга чыгармыйбыз үзен. Туган көнен дә өйдә генә үткәрдек. Унҗиде песи җыелды, хуҗалар белән! И зурладылар Ак песине. Җиде килолы Муркаларын күтә­реп, Ижауда яши торган баҗайлар да кайтканна­рые... Яратабыз Ак песине, сөйләшә белмәгәне өчен яратабыз. Мырласа-мыр­лар, әмма ләм-мим! Юкса, ул бит гомер буе безнең аяк очында йоклый. Төнлә ни күргән­нә­рен түбәгә менеп сөйли башласа...


Тагын ташбакабыз бар, дидем, ташбака әбигә ияреп килде. Мин аңа ничә яшь икәнен белмим. Тыныч хайван икән үзе – кыш буе йок­лый, ну, әби шикелле үк гырламый... Ташбакалар өч йөз елга хәтле яши, ди, имеш, әби менә шуны сынамакчы. Яшәр, яшәр, әбине әйтәм – кияүдән кияүгә генә йөри ул. Җиде кызы бар – шәһәр саен берәү. Миндәгесе – төпчек кызы...


Өч бүлмәле фатирыбызда бердәнбер импортный әйбер ул – попугай – тутый кош! Кош, имеш... Тутырган тавык, каклаган каз, бәлеш эчендәге үрдәк – менә болары кош, ичмасам... Ә тутый кош – настоящий хайван ул! Аны малаем алып кайтты, миңа үч итеп. Сүгенүеңнән биздерәм әле мин сине, ди. Әйе, мин артыгын ычкындырмыйм хәзер, аның каравы тутый кошыбыз сөйлә­шергә өйрәнде. Телевизор кабызсак, каршына килеп утыра да... тотына сү­генергә. Сүгендерә торган илдә яшибез шул...


Илебез череп баесын дисәк, сүгенүчеләргә налог түләтергә кирәк: җеннәрне сүксәң – йөз сум; авызга тисәң – ике йөз сум; анаңны сагынсаң – мең сум; ә хө­кү­мәт­не сүксәң, ташлама булсын. Шулай итеп, эшләргә яратмаган федерацияне субъ­ектлар алтынга күмәчәк. Штраф түләргә җиңелрәк булсын өчен, Рәсәй 500 һәм 1000 сумлык яңа акчалар чыгарды. Тиз­дән үзебезнең Татарстанда да яңа акчалар әйләнешкә керәчәк, ди, имеш. Ул акчалар: “адин минималка”, “адин пенсия”, “адин штраф” һәм “адин взятка” дип аталачак, ди.


Тәртип турында сүз чыккач, безгә хайваннардан үр­нәк аласы бар әле, алар үз­лә­ренең хуҗаларыннан әдәп­лерәк. Аты-юлы белән сүгенә белми. Ачуланган хайванга үз ишен куркытыр өчен өч хәреф җитә: йә “р-р-р...” дияр алар, йә “ш-ш-ш...”, йә “с-с-с...” итәр­ләр. Ә безнең хатыннар ирләре белән әрләшә башласамы?.. Татар алфави­ты­ның 39 хәрефе дә җитми... Ах син ә!.. Син үзең х!.. Ә син б!.. Син ул п!.. Үзеңне бел, с... дип, хайван исемнәрен санап китәсең... “С” хәре­фен­нән соң хатын, кул астына эләккән беренче әйберне алып, башыңа тондыра – ул ташбака булып чыга, һәм син мозготрясение аласың, моз­гаң булса... Ташбаканы кире очырасың... Хатынның сел­ке­нә торган мие юк, аның өч йөз яшьлек әнисе генә бар. Миңа үч итеп, әби аквариумдагы алтын балыкны тутый кошка ыргыта, мин, аңа үч итеп, тутый кош өстенә Ак песине ташлыйм. Әби хитрый ж... – ташбакасына ияреп, уртанчы кияү­ләренә китеп бара. Ак песи, безнең белән бәхил­ләшеп, түбәгә сыпыра. Хатын “ЧКБ” – ягъни чоланга кереп бик­ләнә. Җәйге ялга киткәндә, йорт хайваннарын кая куярбыз, дип баш ватасы юк – проблема ел саен әнә шулай үзеннән-үзе хәл ителә. Гауга чыккан икән – чыксын, борчылырлык нәрсәме?! Әр­ләшү бит ул – ялкау телгә физзарядка гына. икенче көнне гәҗиттән яңа гороскоп табып аласың. Анда минем ишеләргә тагын зоомаркетка кереп хайваннар сатып алырга киңәш ителә... Тормыш дигәнең гел бертөрле ул... Хайваннары гына алышынып тора.

Фото: https://pixabay.com | YamaBSM

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев