Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

КӨРӘШЧЕЛӘР НӘСЕЛЕННӘН

Районыбыз газетасында юл-транспорт иминлеге проблематикасын яктыртуга 1970нче еллардан алып, зур урын бирелеп килә. Шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтүче милиция подполковнигы Иван Николаевич Кириллов та (фотода – уңда) редакция белән якын элемтә тоткан автоинспекторларның берсе булды.

Аның ярдәме белән газетада чыккан язмаларда исерек шоферлар, кем әйтмешли, “утлы табада” биеде. Бигрәк тә журналист Илфир абый Салаватуллин янына: “Штраф та түләдем, праваны да алдылар, зинһар, газетага язмагыз”, – дип үтенеп керүчеләр күп иде. “Саба таңнары” (“Җиңү байрагы”) мәгълүмат чараларында игълан ителгән республика бәйгеләрендә һәрвакыт диярлек җиңүче яисә призлы урыннарда булды. Гомумән, үзенең җаваплы хезмәтендә профилактика эшендә матбугатның тәэсирле сүзенә актив таянды Иван Николаевич.

Ул тумышы белән Шәткедән 2 чакрымда урнашкан Югары Мирәтәк авылыннан. Көрәшчеләр нәселеннән. Гаиләдә 9 бала үсәләр. Хезмәт юлын Олы Шыңар мәктәбендә математика фәнен, физкультура укытудан башлый. Авыл хуҗалыгы идарәсендә, “Сельхозтехника” берләшмәсендә, “Октябрь” колхозында баш инженер булып эшли. 1975 елда Кирилловлар гаиләсенә зур кайгы килә: Иван Николаевичның Сабада дәүләт автоинспекторы вазифасын башкарган абыйсы Сергейның фаҗигале төстә гомере өзелә. Район җитәкчеләре, халык арасында бик ихтирамга лаек кеше була ул. Шуңа да, алма агачыннан ерак төшмәс дигәндәй, бушаган вакантлы урынга автоинспектор эзләгәндә райкомда Иван Кириллов кандидатурасына тукталалар.

“Башта авыр булды. Административ практика да, кул астында норматив актлар да юк иде. Кагыйдә бозучыга чара күрәсе булса, бүлек башлыгы урынбасары Илдус Әхмәтҗанов белән киңәшләштем. Законнарны тиз арада яттан белергә өйрәндем”,– дип искә ул эш башлаган вакытын.

Ул чорда колхозчылар кырга трактор арбасына утырып йөри. “Октябрь”дә баш инженер чагында иминлек таләпләре үтәлмәвенә күз йомган, хәтта рөхсәт биргән кеше хәзер моны тыярга тиеш. Башка сыймый торган хәл. Бер караганда колхоз эшенә аяк чалган кебек килеп чыга. Нишләргә? Көн артыннан көн үтеп, “Родина” колхозында трактор белән утын алып кайтканда арба капланып, кеше үлгәч һәм механизаторның: “Бригадир кушты бит, мин гаепле түгел”,– дип елаганын күргәч, вәзгыять үзгәрә. Колхозларда кеше гомере беренче планга куела.

Иван Кириллов хәтерләвенчә, 70нче елларда шәхси секторда җиңел машиналар саны 20-30дан артмый. Авылларны мотоцикллар баскан вакыт. Ике-өч тәгәрмәчле транспорт чарасын учетка кую өчен Арчага алып барырга кирәк. Шунсыз номер бирмиләр. Ә правасыз кешегә “матай”га утырырга ярамый. Автоинспектор Арча ГАИлары белән уртак тел табып, бу мәсьәләне дә уңай хәл итә. Техник карауны айга ике тапкыр Сабага килеп уздыра башлыйлар. Районда халыкны “А” категориясенә укыту җайга салына. Автомотосөючеләрнең район оешмасында (ВДОАМ) инструктор Петр Князев ел саен йөзләгән ир-егетләрне правалы итә. Мәгъсум Галиуллин җитәкләгән башлангыч оешма республикада беренче урыннарда бара.

Үзәккә иң үткәне, әлбәттә, юлсызлык. Теләче-Мамадыш юлын кардан чистарту өчен техника табу да Иван Николаевичка йөкләнгән. Район үзәгендә дә асфальт дигәнең мәчеттән мәктәпкә хәтле генә. Шул урамга машина керсә, асфальтны җимертәсең, дип райкомнан көн саен шалтыратып-сүгеп торалар. Чаллы юлының район территориясе аша үткән 13 километры да аның җаваплылыгында.

“Шул юлда һәлакәт булса, без урынга чыгып тикшерергә тиеш. Хәбәр Казаннан МВД аркылы керә. Яз-көзге пычракларда икешәр транспорт белән бара идем. Җәрәхәтләнгән кешене Нырсыда участок хастаханәсенә китерү өчен дә 5 километр пычрак ерырга кирәк иде”,– дип 70нче елларда ГАИда эшләүнең та­гын бер кыен ягын ачып сала әңгәмәдәшем.

Заманасы шундый булгандыр, ул чакта руль артындагыларның “салгалап” йө­рүе гадәти хәл иде. Шәхси ху­җа­лыкка печән, утын һәм башкасын алып кайтып биргән трак­торчыга әче бал белән “хөр­мәт күрсәттеләр”. Кагыйдә бозучыга штраф 3-20 сум һәм талонны тишү. Өч тишектән соң та­­ныклыгың алына дигән сүз.

“Та­­лон тиштерүне бик авыр киче­рәләр иде. Бервакыт янгын машинасында эшләгән шоферны правасыннан мәхрүм иткәнбез, 20 сум штраф та түләгән. Җитмәсә, колхоз рәисе эшеннән чыгарган һәм ашлык бирдертмәгән. Шуның өстенә моны ”Социалистик Татарстан” газетасына да язганнар. Бер шоферга биш җәза. Бик кызганыч булды инде. Чара билгеләгәндә хуҗалыкта эшләргә кеше кирәклеген искә тота идек. Күп еллар Васил Исхакович белән үзара аңлашып эшләдек. Лояль булырга тырыштык”, – ди милиция ветераны.

1984 елда Лениногорскидагы хәлләрне күпләр хәтерлидер әле. Шуннан соң нефтьчеләр районында милиция составы тулысынча диярлек яңартыла һәм Иван Кириллов та, үзен уңай яктан күрсәткән автоинспектор буларак, шунда ГАИ начальнигы итеп җибәрелә. Алты елдан соң Сабага кайтып, болгавыр чорда район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары вазифасына билгеләнә. 2001 елда ялга чыгып, хәзер Казанда яши. Туган ягын онытмый, җәйне Югары Мирәтәктә уздыра, бакчачылык белән шөгыльләнә. Җәмәгать эшендә башлап йөреп, авыл урамына вак таш салганнар, чишмә төзекләндергәннәр, сугышта катнашучылар истәлегенә һәйкәл дә корганнар.

“Бергә эшләгән хез­мәттәшләрен дә онытмый. Сабага милиция ветераннары очрашуларына кайта. Гел аралашып, даими элемтәдә яшибез”,–ди 1986-2002 елларда аның эшен дәвам иткән милиция подполковнигы Камил Сабитов.

Нык беләкле, корыч ихтыярлы, көрәштә республика ярышлары призеры, “Саба ягы көрәше” китабына да кергән Иван Николаевичка дуслары һаман шулай тимер бәдәнле булып калуын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев