Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Әни, миңа гөл кирәк иде...” Ырым-шырымга ышанасызмы?

Бер көнне танышым “вконтакте”дагы үз битендә шундый эчтәлектәге бик тә уйландыра торган язма калдырган. Дөресрәге, киңәш сораган. Бик хисле, нечкә күңел­ле кеше буларак, язмасы да күңел кылларын тибрән­дерә торган булып чыккан. “Үз фатиры белән яшәүче улым бер көнне: “Әни, миңа гөл кирәк иде”, – дигәч, иң элек күз алдыма зәңгәр чәчәкле орхидея гөле килде.

Өйлән­мәгән, яшь егет йортына нәкъ менә шул гөл ямь өстәр кебек тоелды. Үземдә орхи­деялар­ның андые юк, шунлыктан улым белән кибеткә киттек. Анда чәчәк-гөлләр­нең ниндие генә юк, искит­мәле матурлар... Тик минем күңелгә хуш килгәне генә табылмады. “Ярар, улым, мин­дә гөл­дән күп нәрсә юк, үзем­нән алырсың”, – дидем. Өйгә кайтып, гөл сайлый башлагач, яшь чакта ишет­кән: “Кыз балага әнисе йортыннан гөл алырга ярамый”, – дигән сүзләр искә төште. Нәрсәгә ярамаганы онытылса да, бу сүзләр мине гөл сайлаудан туктатты. Тукта, мин әйтәм, егет кеше­гә әнисе йортыннан гөл алырга ярыймы икән? Уйлана калдым әле...” – дигән ул.

 
Бу әйберләрнең ырым гына икәнен белсәм дә, мине ырымнан да бигрәк ир ба­ланың: “Әни, миңа гөл кирәк иде”, – дигән сүзләре күбрәк уйландырды, ахрысы. Күп­тәнге танышым булганга бе­ләм һәм сокланып күзәтәм: ике уллы танышым  әни җанлы  егетләр үстерде. Әниләр көне, ха­тын-кызлар бәйрәм­нәрендә чә­чәкләр бүләк итүләрен гадәти хәл дип кабул итсәк, иртәгә туган көннәре дигән көнне бу ике егет тә әни­лә­ренә... “безне тудырган өчен”, “бу иң элек синең бәйрәм, әни!”дип чәчәк бәйләм­нәре бүләк итә. Ел саен! Менә шушындый игътибарлы, әни кешегә олы ихтирам күрсәтә белгән  уллар­ның үз фатирына гөл соравы гаҗәп тә түгел бугай...


Шулай да “уйлана калдым әле”, дигән танышыма уйлап тормыйча гына җавап яздым: “N. дускай, ырымнарга ышанма әле син. Әнидән килгән гөл баланың язмышын ничек үзгәртә алсын диген дә теләгән гөлеңне биреп җибәр!”
Бер таныш ханымның да: “Башка чыккач, ярамаганын белә торып, үземнең әнидән гөл алдым. Бөтен гомерем елап үтте”, – дигәнен дә искә төшерде бу сүзләр. Анысы дөрес, тормышында авыр­лык-югалтуларны күп күрде, хәсрәт-сагыш белән җаны өзгәләнгән чаклары күп булды. Тик бөтен хәсрәтле ха­тын-кыз да (ә тормышта андыйлар күпме?!) әнисеннән гөл алмагандыр бит, дип юата белмәгәнмен үзен.


Ислам дине һәртөрле юра­­мыш-ырымнарга ыша­ну­ны тыйса да, килешә­сез­дер, тормышта алар шул­­кадәр күп. Никадәр ге­нә язсалар да, юлда очраган кара мәчедән шиклә­нү­че­ләр әле дә бар. Бер чакны аллы-арт­лы ике машина авыл­га керә­без. Кинәт без­дән алда барган машина (безнең авылныкы түгел) чит­кә чыгып туктады. Бие­грәк машинада булгач, аермачык кү­ренә: юлдан кара мәче йөгереп чыгып киткән иде. Иремә әйтәм, болар безне шуңа үткәреп җи­бә­рә, беренче безне чыгарулары, дим. Шулай булып чык­ты да, көзгедән карап ба­рам: без китүгә, алар да кузгалды...


Адәм баласында саклану инстинкты бик көчле бит, өстәвенә безне әби-ба­бай­лар әнә шундый ырым-шы­рым белән куркытып тәр­бия­­ләделәр, үстерделәр. Шуңа да күңелгә сеңеп калган мондый әйберләрдән арыну без­нең буын өчен җиңелләрдән түгел (бер чарасы дин, иман ныклыгы). Шуңа күрә туганнардан мә­че баласы алыр­га ярамый, юкса, талашып, этле-мәчеле яшисең дип ышанучылар да (сүз уңаеннан, бала чакта без мәчене гел әти­нең эне­ләре­ннән ала идек, аңа карап, шө­кер, бер генә тапкыр да ач­ула­ныш­кан-үпкә­ләш­кән булмады, инде өченче буын аң­лашып яшибез), буш чиләк­ләр бе­лән очраучылардан куркучыларны да, кичен акча кузгатырга шик­ләнү­че­ләр­не дә, кире борылып кергәч, юл уңсынга көзгегә караучыларны да... тагын әл­лә нинди ырымчыларны кү­рәсең. Билгеле, бүгенге яшь­ләр инде аларны уйлап та бирми. Аларга юлларын ак мәче кис­те ни дә, кара мәче үтте ни (тапталмасын гына),  мондый хо­ра­фатларның һәр­кайсын­нан көләләр генә. Аның каравы, шундый ырым­­­нарга бәйле рәвештә без, өлкән­рәкләр, кайчак шул­кадәр кызык хәлләргә тап булабыз...


Безнең халыкта ашаган чакта тончыксаң, кунак ки­лә, дигән юрау бар. Һәм кайбе­рәүләр, тончыккач ук, бер сүз дә дәшмичә, өстәл астына бер-ике мәртәбә шакылдатып алсаң, кунак... кил­мичә кала дип тә ышана. Бер чакны Казандагы дус кызым Зөләйхалар гаилә­лә­ре белән ашап утырганда, кайсыдыр тончыга. Уен-көлке ярата торган, җор телле Зөләйха: “Лифтта калсыннар әле”, – дип, өстәл астын шакылдата... Ә ярты сә­гать­тән ишектә иренең бертуганы Язилә апа: “Ярты сәгать лифтта утырдым”, – дип килеп керә. Шул ук подъ­ездның беренче катында яшәүче Язилә апа, баксаң, гадәттәгечә лифт­та гына менәргә уйлаган һәм бик­ләнеп калган. Шуннан бирле без, берәре­без тончыгуга, шаяртып, лифтта калсыннар әле, дип өстәл астын шакылдатабыз. Аңа карап, килергә уйлаган ке­шенең килми калганы юк.


Үз гамәлләренә бераз гына игътибарлы булса, һәр­кем ырымнарның тормышыбызга, киләчәгебезгә, бәхете­без­гә бернинди катнашы югын аңлар иде...

Фото: https://pixabay.com | rawpixel

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев