Нишләтәләр сине, авыл?
Үз гомерендә нинди генә үзгәрешләрне, җитәкчелекнең нинди генә формаларын күрмәде мескен авыл. Куштылар да, аердылар да, колхозга берләштерделәр, таркаттылар... Бер чорда инвесторлар кулына тапшырып, аларга бик күп уңайлыклар булдырдылар. Башта ниндидер өмет белән әйтелгән бу сүз тора-бара бөтенләй башка мәгънә алды.
“Бу яктан сезнең бәхет булды, җитәкчеләрегез районга инвестор кертмәде”, – диючеләрне күп ишетергә туры килде. Районга инвестор кермәү, чыннан да, аерым бер шәхесләр хезмәте булдымы, әллә инде көлсу-ярлы туфраклы Балтач җирләре аларны кызыктырмадымы? Икесе дә бардыр. Безнең җирләрдә бит җиде кат тир, күп акча түкми генә уңыш үстереп булмый. Инвесторлар идеясе бик яхшы, кызыгырлык кебек булса да, нәтиҗәсе гадәттәгечә килеп чыкты...
Нәтиҗәдә колхоз-совхозлары таралган авыллар “кая китте колхозлар” дип зар еласа, безнең районныкылар “ярый әле колхоз бар” дип куанды. Әмма өстәгеләр генә һаман да тынычланмый: әле һаман да колхозлар системасыннан читкә “каералар” кебек. Инвесторлар белән авыз “пешкәннән” соң өстенлек фермерлар, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары ише яңа “туган” шәхси эшмәкәрлек юнәлешләренә күчте. Ник аптырыйсың, капиталистик җәмгыятьтә яшибез бит, диярсез. Дөрес, Татарстан күләмендә соңгы елларда күмәк хуҗалыкларга да төрле юнәлештәге ярдәмнәр оештырыла, монысын танырга кирәк. Әмма гомуми сәясәт барыбер шәхси милек формаларына өстенлекне күздә тота.
“ИП, КФХларда салым түләү тәртибе дә үзгә, безнең кебек, бер гектар җиргә әйләндереп исәпләсәң, 5 мең сум салым түләмиләр. Күп очракта көндәлек ялланган кешеләр белән эшлиләр дә аларга түләнгән акчадан, безнең кебек, 42-43 проценты күләмендә салым, төрле фондларга акча күчермиләр, – ди бер таныш җитәкче, борчылып. – Бүген яшәп килгән системаны җимереп, бөтенесен шәхси кулларга күчереп бетерсәк, шушы салым ягыннан гына да ул нәрсәгә китерәчәк, белмим. Аларны бит тикшерү органнары да безнең кадәр борчымый. Үз хуҗалыгында күп итеп терлек асрауны алга сөрү дә ике яклы. Бердән, әйе, ул үз хуҗалыгында өстәмә керем ала. Әмма, икенчедән, ул гаилә фермалары, КФХлар ныгып киткәнче бик күп вакыт кирәк булачак. Сер түгел, бүген әле аларның барысы да үзләре шул колхоз ярдәме белән көн күрә. Бөтенесен дә кон- трольдә тотып бетереп булмый, нәрсәдер югала, нәрсәнедер искесен яңага алыштыралар дигәндәй... Барыннан да бигрәк, авыллар язмышы аерым бер кешеләр кулына калса, аяныч булачак. Нәкъ инвесторлар белән булган хәл кабатланачак. Ни генә дисәк тә, бүген әле авыл кешесе, кооперативта эшлиме ул, юкмы, аңа карамастан, берәр проблемасы булса, рәис янына килә. Аерым кешеләрнең генә түгел, авылның, аның бөтен мәдәни-социаль объектларының, җирле үзидарәләрнең күпчелек чыгымнары да шул хуҗалыклар өстендә. Мәчетләрне дә үз карамагына алган хуҗалыклар бар. Мәдәни-спорт чаралары үткәргәндә дә спонсор – шул хуҗалыклар... Белмим шул, үз көнен үзе күрүче кеше бу кадәр өлкәләргә табышын бүләргә риза булырмы? Риза булыр өчен бит әле аның үзеннән арткан табышы булырга тиеш. Моңа берничә елда җиңел генә ирешеп булмый. Тамырдан дөрес түгел авылга карата булган сәясәт... Кайчакта аңламыйм мин аны...”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев