Һәр авылга үз Илдары кирәк
“Сәрдегәннәрнең Илдардан бәхете булды. Кара әле, ничә еллардан бирле авылларын бер йодрыкка туплап, берләштереп тора бит!” – Авылдашым, элекке укытучым Рауза апа Зиннәтуллинадан бу фикерне әллә ничә тапкыр ишеткән булды. Белеп әйтә, сәрдегәннәр белән гел хәбәрләшеп торганга, үзе дә авыл патриоты һәм бик актив булганга, Рауза апа тирә-яктагы авылларның ничек сулаганын белә һәм безне дә шулар үрнәгендә “уятырга” өметләнә.
Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин да Илдар абый кебек авыл старостасы, авыл советы депутаты булуның җирлек башлыгы өчен дә зур бәхет икәнен яшерми. “Бик авторитетлы, авылдашлары арасында сүзе үтә, бергә сөйләшәләр, киңәшләшәләр, уртак фикергә киләләр. Шул арада бергәләшеп эшләп тә куялар. Чын мәгънәсендә авыл патриоты, аны яшәтү, ныгыту өчен үзе дә тырыша, башкаларны да битараф калдырмый. Сәрдегән авылы, мөгаен, менә шуңа да бик бердәмдер инде ул”, – ди башлык.
Бу хакта сүз чыккач, Илдар абый үзе: “Авылыбыз, чыннан да, бик бердәм. Элек-электән шулай гадәтләнгән дисәм дә, ялгыш булмас. Монда бер староста яки икенче бер кеше тырышып кына әллә ни үзгәрмәс иде”, – дип тыйнаклык саклый. Тик барыбер лидеры – башлап йөрүчесе булган авыл өметлерәк тә, бердәмрәк тә.
Унбиш еллап староста, нәкъ шуның кадәр авыл советы депутаты да Илдар абый. Яңгул сепараторлык пунктын җитәкләгән елларында ук депутатлыкка кодалап караганнар да, баштарак риза булмаган. Ул чакта эшләре бик катлаулы булганга, икесен дә тиешенчә башкара алмам дип шикләнгән. Әле алай да соңгы елларда тәвәккәлләгән. Гомер буе кешеләр белән эшләү дә үзенекен иткән, эшләп торган кешенең сүзе дә үтемлерәк булган... Боларга әле Сәрдегән дигәндә җанын бирергә әзерлеген, үзе кебек теләктәш якташлары булуын да өстәгәч, шактый нәтиҗәле көч килеп чыккан. “Бездә дә барысы да әйбәт үк түгел инде”, – ди Илдар абый һәм: “Әмма уйлаганны эшләми калганыбыз юк әле”, – дип өсти...
– Элекке белән чагыштыра торган түгел бит, хәзер кешеләр шактый үзгәрде. Берәр нәрсә эшли башласаң, булмый ул дип кирегә сукалаучысы, сүрелдерүчесе күп... Кешеләрне уртак фикергә китерү җиңел түгел, – дим.
– Бездә дә бар инде андыйлар. Дөрес әйтәсез, эшләүчегә караганда өйрәтүче күп хәзер. Минем бит әти күп еллар авылда бригадир булып эшләде, авыл халкының холкын, гадәтен ул еллардан ук әйбәт беләм. Бүген дә кемгәдер таләп итү ошый, кемгәдер – башкача, әмма күпчелек үтенгәнне ярата. Берәр нәрсә эшлисе, шул хакта сөйләшәсе булса, без башта берничә кеше үзара фикерләшәбез. Аннан гомуми фикерне өйрәнәбез. Киңәшләшми генә, үз белдегең белән бер эшкә дә алынырга ярамый. Үзебез уртак фикергә килгәч, үз көчебез белән эшләп булырдаен үзебез эшлибез, көчебез җитмәгәнен җирле җитәкчеләргә әйтәбез, язмача гариза кертәбез, ярдәм кирәк булса, ярдәм, киңәш кирәк булса, киңәш сорыйбыз. Кайчагында бераз көтәргә, сабыр итәргә дә туры килә. Проблеманың зурлыгына карап, чишелеше дә төрле була инде. Мең рәхмәт, авылыбыздан чыккан Дамир Салихов, Хәмит Баһаветдиновлар да гел матди ярдәм күрсәтеп яшиләр. Дамир ярдәме белән без инде күп кенә авыллар юлсызлыктан тилмергән елларда ук асфальтлы булдык. Үзебезнең “Татарстан” хуҗалыгы ярдәме белән һәм үзара салым акчасына дигәндәй, авылны (юлларын, зиратларын һ.б.) даими тәртиптә тотарга тырышабыз. Бер карыйсың, инде барысы да әйбәт кебек, әмма авылны бер әйләнәсең икән, әле анысы, әле монысы күзгә күренә... Аларны да хәл итәсе килә башлый, – дип сөйли Илдар абый.
...Ә мин күңелемнән Рауза апаның сүзләрен кабатлыйм: “Сәрдегәнлеләрнең бәхете булды...” Авыл урамын битараф кына әйләнә алмаган Илдар абый кебекләр, чыннан да, авыл бәхетенә бит. Шуңа да, күпләр соңгы вакытта сырхаулап киткән Илдар абыйның тизрәк сихәтләнүен көтә. Авыл урамнарын хуҗа булып кабат-кабат үтәргә, бик күп матур идеяләрегезне чынбарлык итәргә язсын, Илдар абый!
P.S. Салавыч Сәрдегәне – заманында үзебезнең Балтач районында гына түгел, республика, ил күләмендә танылган авыл. Мактаулы комсомол-яшьләр фермасы белән үткән гасырның сиксәненче елларында, рекорд арты рекорд куеп, РСФСР, СССР күләмендәге социалистик ярышларда җиңү яуладылар. Алар турында язмаган, күрсәтмәгән мәгълүмат чарасы калмады бугай. Авылның бүген дә гөрләп яшәве, гөрләп эшләве икеләтә сөендерә. Заман җилләре кагылмаган сирәк авылларның берсе, димәк...
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев