“Сөбеханалаһ” дип әйтә белмәгән кешегә бала күрсәтмәгез”
Күз тию бар ул...
Бер авылда кечкенә генә өйдә яшибез. Ирем күрше авылга барып эшли. Колхоз үзәге анда. Өч айлык балабыз бар. Ирем кайткач, күрше апа аның янына йомыш белән кергән. Бала – бишектә. Без ашап утырабыз. Күрше апа бераз утырып, кирәкле эшен хәл итте дә, чыгып китте. Ә бала ул төнне алганны-салганны белмичә борчылды. Иртәнге бишләргә генә тынычланды. Шуннан күршеләр ишегалдындагы коега чыккач, кичә кергән апа белән очраштык. Ул да суга бара икән. Исәнләштек, хәл сораштык. Мин баланың төне буе борчуы турында әйттем. “И-и, апаем, минем күзем тигәндер, күзем шундый инде, – диде ул. – Бер елны менә шушы күршеләргә керсәм, кәҗәләре өч бәти китергән, минем арттан берсе үлгән”. Кып-кызыл йөзле, җирән чәчле, кечкенә гәүдәле бу апаның сүзләренә исем китте: күз тию дигәннәренә беренче юлыгуым иде, моңа кадәр ишеткәнем дә, белгәнем дә булмады. Күз тидергән апаның бу хакта үз теле белән әйтүе дә гаҗәп тоелды. Ул балага күз дә төшермәгән иде, югыйсә, бишек янында утырып кына торды.
Казанга белем күтәрү курсларына бардык. Бүлмәдә өчәү торабыз, лекцияләргә бергә йөрибез. Беркөнне беребез кибетләргә керергә тәкъдим итсә дә, өченчебез: “Әй, юк, бер хәлем юк, туры бүлмәгә генә кайтыйк”, – диде. Кич җитте. Сәгать ун тулды. Өченчебез бик интегә, аңлата торган түгел. Беренчебез: “Кызый, сиңа күз тигән, аннан котылыр өчен фәлән төрле күмер кирәк, бездә ул юк, ә тоз бар, шуның белән эшләп карыйк”, – диде. “Теләсә нишләт”, – диде тәмам чиргә сабышкан бүлмәдәшебез. Мин мондый хәл белән таныш түгел. “Мин нәрсә эшлим: чыгып торыйммы, монда торырга ярыймы?” – дип сорадым. Ярый, диде “өшкерергә җыенучы”. Тәртибен төгәл генә хәтерләмим. Стаканга су салды, аннан шуңа сүз әйтеп, ике тапкыр тоз салды. Бик кызу көннәр иде, теге бичара кызыбыз өстенә юка җәймә генә ябынып ята. “Им-томчыбыз” ниндидер сүзләр әйтеп тозлы суны авызына капты да, “авыру” өстенә бөркеде. Төнге уникеләр җитте, мин тын да алмый ятам. Иртән теге кызыбыз: “Син чын врач икәнсең, рәхәтләнеп йоклаганмын”, – дип торды.
Өченче мисал. Кардәшләребездә Коръән ашыннан соң күз тию турында сүз чыкты. Бер ханым үзе белән булган хәлне сөйләде. Ул баласы белән больницадан кайткач, хезмәттәше бәби белән котларга килгән. Ул киткәч, бала бик борчый башлаган. Ана күз тигәнен аңлаган да, хезмәттәше өенә барып, аның бер чеметем чәчен кисеп алып кайткан. “Яндырып, балага иснәттем, шуннан тынычланды”, – диде.
Бервакыт кызыбыз яшь бала белән кунакка килде. Бүтән оныклар, балалар күп булды. Алар таралышкач, кызымның баласы киерелде дә катты, күрәбез, бик интегә. Шуннан Коръән ашында ишеткәннәрне искә төшердем. Күз тидерүченең чәче кирәк дидем. Кызым: “Н. моның күзләре фәлән төстә икән дип бик текәлеп караган иде, иртәгә без дә аның чәчен бераз алып яндырырбыз әле”, – диде. “И-и, иртәне көтеп торып буламы соң, бала газаплана бит”, – дип, шунда ук телефоннан хәлне аңлаттым. Балалар бездән өстәрәк, тау башында торалар иде, хәзер үк менеп җитәм дидем. Мин менүгә һәрберсенең чәчен кисеп әзерләп куйганнар. Алып кайтып, яндырып иснәткәч, бала тынычланды.
Чираттагы мисал. 2007 ел. Май урталарында уң як бөер өстендә, арка ягында артык әйбер тойдым. Йодрык чамасы. Көннән-көн зурая. Иелгәндә-бөгелгәндә, хәрәкәтләнгәндә нык сиздерә, авырта. Авыртуга түзә алмыйча кычкырып-кычкырып җибәрәм. Үзем әзерләгән канлы үлән белән бал катнашмасы бар иде. Шуны эчә башладым. Башта көнгә өч мәртәбә яртышар чәй кашыгы, аннан берәрне. Тоям: шеш кими. Сабан туе вакыныда бер атналап эчми тордым. Гаиләбездәге берәүгә үзем турында сөйләдем. Кайберәүләр бары тик даруга гына ышана бит. Дарудан башка да дәваланып булганын, табигый нәрсәләр дә ярдәм итүен әйтергә теләгәнмендер инде. Балалар киткәч, авырткан урынның зурайганын тоя башладым. Өске ягы муенга тоташканын, аскы өлеше тагын да аскарак киткәнен абайлап, куркуга калдым. Шактый көннәр (айлап) үзем, әткәм-әнкәм, каенанам-каенатамнар өчен гафу сорадым. Хәлем җиңеләйде. Кура җиләге җыйганда бу турыда тагын беребезгә сөйләдем. Үзем берни белми үстем, бүтәннәр минем мисалда аңласыннар дигән нияттән. Тик, шуннан авырту тагын сиздерә башлады. Арттан кабырга асларына керә, сул як калак сөяге тирәсенә дә күчте. Ун көн массаж да ясатып карадым. Массаж вакытында җиңеллек килгән кебек, соңыннан авыртулар көчәйгәннән-көчәя. Шуннан умарта капчыгын искә төшердем. Капчык дигәнем, аяк сынгач, бер кардәшебез умартага каплап куя торган тукыманы алып килеп биргән иде. Ул чакта файдалана белмәдем. Инде шул тукымага бау тагып, муеннан эләктереп, аркага бәйләп йөрдем. И, рәхәт! Ике ай салмадым. Мунчада гына салып тора идем. Төнгә дә сала алмыйм, салсам, нык газапланам.
18 ноябрь җитте. Якшәмбе көн. Иремне күптән камыр ризыгы белән сыйлаган юк дип, кыстыбый пешердем. Ә аның үзе генә ашый торган гадәте юк, күршеләргә дә дәште. Бергәләп ашап-эчтек. Ирләр олы якка чыгып китте, мин күрше хатыны белән сөйләшә-сөйләшә, аңа аркам белән торып, савыт-саба юдым. Ул арада телефон чылтырады, мин сөйләшкәндә күршеләр чыгып киттеләр. Күршем банка белән күчтәнәч алып кергән иде, банкасын бирә алмадым дигәч, ирем, бик теләп, бер очтан кич тә утырырмын дип, савытны тотып, кереп китте.
Алар артыннан ишек ябылуга, минем аркада тагын бер авырту барлыкка килде. Билдән югары, умырткадан уң якта, йомырка сарысыннан зуррак. Туктаусыз борчый. Зурлыгы да арта, авыртуы да көчәя. Бусында инде күрше ханымның күз тәэсире икәнен аңлап, телефоннан чылтыраттым: “Син мине гаепләмә инде, ирем артыннан 1-2 сантиметр чәчеңне кәгазьгә төреп бирерсең әле”, – дидем. Авырту көчәйгәннән-көчәя, киңлеккә дә, тирәнлеккә дә. Ирем кичке сәгать тугызда чыкты. Чәчнең беразын яндырып иснәдем. Соңыннан барлыкка килгән авырту үтте, ә элекке авыртулар дәвам итә.
Элекке авыртуларымның сәбәпчесе дә күршем микән әллә дип, кайчаннан бирле авыртканны искә төшердем. Мин май аенда банка белән сөт күтәреп кайтып килгәндә күршеләр капка төпләрендә басып торалар, минем ир дә шунда иде. Күрше ханымның: “М. апаның гәүдәсе матур”, – дип әйтеп калганын искә төшердем дә, белгәннәремне укып, калган чәчне яндырып иснәдем. Әйтмәгәнем булсын! Барлык авыртуларым юкка чыкты.
Бәдәви гарәпләре арасында бер кеше булган. Ул сарык яки дөя көтүен күреп, соклануын белдерсә, берничә хайван аяктан егыла икән. Дини китапларда кяферләрнең моның сәләтен Пәйгамбәребезне (с.г.в.) үтерергә файдаланырга теләүләре турында язылган. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) күзнең кешене – гүргә, малны казанга кертүе турында хәдисе дә бар.
Бер оядан 13 бәбкә чыкты. Салкын көннәр иде. Яңа гына чыккан бәбкәләрне тартма белән мичнең җылы урынында гына тотабыз. Оныгым килгәч, үрелеп, бәбкәгә бармагын тидерде. Шуннан ни күрик, өстәлгә ашарга төшергәч, бер бәбкә әйләнә дә китә, әйләнә дә китә, ашый-эчә алмый, кулга тотып кына ашатам. Гел болай булмый бит инде, бер апаның: “Чирле чебием бар иде, каргаларга чыгарып бирдем”, – дигәне искә төште. Мин дә шулай итәргә дип, чирле бәбкәне өч көн бәрәңге бакчасына алып чыктым. Каргаларга куеп кереп китим дисәм, бәбкә артымнан йөгерә. Аллаһның рәхмәте, басып тора алмый, югыйсә. Дүртенче көнне көчкә тапшырдым каргаларга.
Көн үтә, бәбкәләр үсәләр. Төнгелеккә ояларына куып керткәндә оныгым аларның берсен генә булса да ике кулы белән тотып карамыйча түзә алмый. Көн саен бер бәбкә үлә. Бишәү үлгәч: “Улым, тотма инде, үлеп бетәләр бит”, – дидем. Калганнары үсте.
Минемчә, һәркемнең күзе тия. Кемнеке – көчле, кемнеке – көчсезрәк. Иң беренче тойгы Аллаһы Тәгалә булырга тиеш, ягъни, “Сөбеханаллаһ” дип карарга. Мин моны аңлаганнан бирле нәрсәгә булса да: баламы, гөлме, әйберме, табигать күренешеме – барысына да “Сөбеханаллаһ” дип карагыз дип әйтәм. Ләкин ул сүзне әйтә белмәгән кеше мин кушкан өчен генә әйтми бит. Бер хәзрәт сүзләре белән килешәм: “Сөбеханаллаһ” дип әйтә белмәгән кешегә бала күрсәтмәгез”, – дигән ул.
М.РАНГАЗАРОВА. Сарман.
«Татарстан яшьләре»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев