Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Юллы юлсызлык

Нишләптер, кышкы юлны күбрәк яратам мин. Ул миңа җәйгә караганда уңайлырак кебек тоела. Ни өчен шулаймы? Ике атна авылга кайтканыбыз юк иде. Үткән җомга­да, буранлап торса да, кич белән юлга кузгалдык. Юлларны көчле “КамАЗ“лар чистартканын беләм, шуңа буран дип артык борчылмыйча, җиңел күңел белән чыгып киттек. Ульян трассасы буйлап, Апас районына кайтырга ки­рәк... Мәйдан авылы борылышына җитә­рәк күрәм: ясалма тау калкып чыккан. “Кара нихәтле кар түккән­нәр икән”, – дип сокланып киттем. Булыр-булмас сә­гать ярымнан авылда идек инде.

Икенче көнне киткәндә, тагын шул тау янына килеп җиттек. Әнекәй генәм, кар тавы дигәнем ком тавы булып чыкты. Каян ташып тутырганнардыр аны ике атна эчендә, гаҗәпләнүемнең чик-чамасы булмады.


Шул ук вакытта тагын күңелем төште: бу бит – җәй көне ремонтка тотыначак­лар дигән сүз. Соңгы елларда Казаннан Буага кадәр ара тәмам җелеккә үтте. Ремонт ясаулары яхшы инде анысы, сүз дә юк... Ләкин җәй җитте­ме, туган авылга кайтып килү (гүр газабы дип әйтмим инде) җан газабына әйләнә. Сәгать ярымлык юлны дүртәр сәгать кайткан вакытлар бар. Инде бер 10 еллап булыр, һәр елны кайсыдыр бер участокны төзәтми калганнары юк. Яз башынан кара көзгә кадәр шоферлар йә бөкедә утыра, яки әйләнгеч юлдан, бәрелә-сугыла, бата-чума йө­рергә дучар ителә. Иң га­җәпләндергәне шул: ниш­ләптер, бер чокыр-чакыры булмаган, рәхәтлә­неп йө­рерлек юлларның асфальтын шытырдатып кырып ала­лар да яңасын җәеп куялар. Яңа юл яңа инде анысы, бер дә начар түгел... Ләкин тегесе дә ярарлык иде бит әле, әллә шулай акча юалар микән, дигән гөнаһлы уйлар да килә башка.


Авылга кадәр 110 км булган арада һәр елны ремонт ясасыннар инде, әллә ниләр уйларсың. Шул ук вакытта юлсыз тилмергән авылларыбыз да шактый,  әле йөрерлек булган трассалар белән маташканчы, авылларыбызны юллы итәр­гә тырышсалар, дөрес­рәк булмас иде микән? Татарстаныбызда төп юллар шактый яхшы, руль артында күп йөргәч, чагыштыру мөмкинлегем дә зур. Күп төбәкләр бездән калыша. Ләкин тигез асфальтны кырып ремонтлый башлагач, боларның бөтенләй эшлә­ре беткән икән, эш булмаганнан борын казыйлар ке­бегрәк килеп чыга.


Шуңа тагын җәйне борчылып көтә башладым. Кышкы юлны сагыныр чак­ларга ерак калмады. Җәй җиткәнче, авылга күбрәк кайту ягын карарга кирәк, дип күңелгә киртләп куйдым әле...

Фото: https://pixabay.com | odejacob

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев