Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

«Әни вафат, хәзер үч алырга да кешем калмады» - детдом балалары язмышы (3 нче өлеш)

Бу язмада балалар йортында тәрбияләнеп чыккан һәм шунда тәрбияләнүче балалар тарихы.

«Булган бар нәрсәмне тартып алдылар»

Альберт, 30 яшь:

Балалар йортына мин 2 яшьтә эләктем. Әни эчте. Иректә бары тик олы апам гына калды — аңа 16 яшь иде, ә безне, малайларны төрле балалар йортларына тараттылар.

Балалар йортларында «дедовщина» чәчәк ата иде. һәркем үз-үзен яклый, нык характерың булса — исән аласың. Яхшы укучыларны яратмадылар, ә яхшы укый идем, шуңа күрә мине кыйныйлар иде.

Моңа түзеп туйдым, үзем дә җавап кайтар башладым. Шуның өчен мине психушкага җибәрделәр.

Хастаханәгә җибәрү — мыскыллау белән бер иде инде. Төнлә уята торганнар иде, йокы аралаш сораулар бирәләр. Балаларны уколларга һәм даруларга утыртып бетерделәр. Әмма соңыннан хастаханәгә китүгә шатлана да идек — балалар йортыннан, җәзалаудан, көндәлек тормыштан ял итеп тору кебек.

Төрлечә җәзаладылар. 7 яшьтә кесәмнән тәмәке кабы таптылар, мине саткан кыз белән сугыштым — шуның өчен мин төне буе яшелчә базында утырып чыктым. Ә анда бәрәңге өстеннән күселәр чабышып йөри… Йоклый алмадым, шул күселәр мине кимереп бетерер дип курыктым, йоклап китмәс өчен төне буе әрле-бирле йөреп тордым…

7 яшь иде бугай, мине алырга теләгән гаилә минем белән танышырга килде. Әмма мин гаиләгә барудан баш тарттым.

Башта «старшаклар» «нигә әле син гаиләгә барырга җыенасың?» дип кызыксынды. Имеш, детдомда яши идек бит әле, ә гаиләгә «гел елак, зарланып торган балаларны гына алалар». Гаиләгә китәргә «старшаклар» рөхсәт итми дип тә әйтеп булмый, чөнки бу сатлыкҗанлык булачак иде.

Тәрбиячеләр дә: «Менә без аңа шундый яхшы мөнәсәбәттә, ә ул безне ташлап китә», дип әйтә иде. Шул вакытта киткән булсам, бәлки тормышы яхшырак та булган булыр дип уйлыйм хәзер.

Минем ташчы һөнәрен үзләштерәсем килде, әмма мине сварщикка укырга җибәрделәр. Ә безгә сайларга рөхсәт ителми иде.

Әнинең үлеме турында 14 яшемдә белдем. Бу очраклы булды, үземнең шәхси эшне укырга дип кабинетка качып кергән идем.

Моны белгәч миңа шок булды, төне буе шул кәгазьне тотып утырдым. Ә минем бит детдомнан чыккач, аның янына барып ни өчен безнең белән шулай кыланганын беләсем килгән иде. Ә хәзер үч алыр кешем дә калмады.

Әти-әнине мин кичерә алмадым. Үзе теләгән кешене генә гафу итеп була. Әни исән вакытта үзе моны теләмәгән икән, димәк ул аңа кирәк булмаган.

Балалар йортыннан чыккач, миңа торак бирмәделәр. Мин үземә фатир тиешлеген белмәдем дә. Хәзер суд процессы бара.

Кечкенәдән күзләрем белән проблема булгач, минем инвалидлык группасы бар иде. Хәзер интернаттан чыккач группаны алырга телиләр, берничә тапкыр учетка басарга тырыштым. Төнге сменаларда йөк ташучы булып эшлим.

Бөтенләй сукыр калсам, яшәргә дә теләмим. Ялгызыңа гына проблемаларны хәл итеп булмый. Балалар йортыннан чыккан кеше болай да ялгыз була, бу бик авыр.

Минем югалтыр нәрсәм калмады инде. Бәлки мин шуңа да шулай җиңел яшимдер. Мөмкин булган бар нәрсәмне дә тартып алдылар инде. 

 

 

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев