Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Әтиләре сызган юлдан

Әти кеше уллары күңелендә дә үз һөнәренә мәхәббәт тәрбияләде.

Саба районы биләмәсендә вакытта "Уңыш" колхозының (хәзер Теләче районы) баш инженеры Марс Таҗиевны "техника докторы" диләр иде. Әти кеше уллары күңелендә дә үз һөнәренә мәхәббәт тәрбияләде. Уртанчысы Илгиз урта мәктәп тәмамлаган елны үзен башта бер ел тракторда сынап карый. Үзенең техника кешесе икәнлеген аңлагач, белем алуын Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында дәвам итә. Дипломлы инженер булып кайткач, туган колхозында ике ай азык әзерләү цехы начальнигы булып эшли. 1984 елдан яшь белгечнең хезмәт юлы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлегендә дәвам итә. Идарәдә өч ел эш тәҗрибәсе туплагач, Илгиз Таҗиев, район автотранспорт предприятиесе начальнигы итеп билгеләнә. "Партия заманы иде бит ул, 1987 елның 1 августында 26 яшем тулганчы, 178 кешелек коллектив белән җитәкчелек итәргә алынырга туры килде. АТП ул вакытта хәзерге кошчылык инкубаторы янәшәсендә искереп җиргә сеңгән бер корылма иде. Завод урамында яңа бинасы төзелә башланганлыктан, без коллектив белән бөтен тырышлыкны яңа базаны эшләүгә бирдек. Бер ел дигәндә су башнялары булдырылды, арка тибындагы складлар, автогараж, ягулык-майлау саклау урыны, җылылык бирү котельнялары, контроль-техник һәм диспетчерлык пунктлары төзелде. Әле шул елны өч эшчегә фатир да эшләнде. Предприятиегә 5 "КамАЗ" автомашинасы, 4 автобус кайтты. 1988 елның октябрь аенда яңа базага күчендек. Бер ел эчендә Казанның мин йөрмәгән урамы, мин какмаган ишеге калмагандыр. Эшкә шулай кызу темпта өйрәнергә туры килде",- дип Илгиз Марс улы үткәннәрне искә төшерде.

АТП базасы автопаркы елдан-ел автобуслар һәм "КамАЗ" автомашиналары белән тулылана. Агрегатлар җыя торган яңа цехлар сафка баса, кран-балка урнаштырыла. Ул елларда хезмәт кешеләренә фатир төзү эше көчле ритм белән алып барыла. 1989 елда яңадан сигез гаилә яңа йортка күченә. "Кыскасы, "АТП" ның гөрләп торган чаклары бар иде. Әмма тормыш гел бер урында гына тормый. Заман белән бергә кешеләр дә, аларның ихтыяжлары да үзгәрә. Хәзер Сабада гына түгел, авылларда да шәхси автомашинасыз кеше сирәк калды. Күпчелек үз транспорты белән йөри. Капка төбенә такси чакырту да уңайлы. Заманның мондый агымын без дә, башкалар да туктата алмый. Әмма транспорт заманы дип кенә, юлларда җәмәгать транспортында йөрүче пассажирларның беткәне юк",- дип елмая Илгиз Таҗиев. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X