Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

“Янгын сүндерүче булырга хыялландым”

Илнар Зәйнетдинов - Саба егете. Безнең авылга кунакка кайта ул.

Кечкенә вакытта бергә уйнап йөргәннәр әле дә хәтердә. Ул чакта Илнарны җырга-моңга гашыйктыр дип һич кенә дә уйламый идем. Ә хәзер исә ул үзен җырдан башка күз алдына китерә алмый. Тормыш девизы: "Һәрвакыт алга, артка карамаска!"

Илнар И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесының вокал бүлеген тәмамлый. Хәзер ТДГПУның сәнгать белеме факультетының 3нче курсында белем ала. Буш вакытларында бильярд уйнарга, детектив романнар укырга ярата. Татар халык җыры "Кара урман"ны яратып тыңлый.Үзен романтик, кешеләргә тиз ышанучан дип саный. Тискәре сыйфаты итеп ялкаулыкны атый.

Уңышлары: "Ватан - 2004" - II урын, "Йолдызлык - 2006" - II урын, 2007дә - III урын, "Сандугач керде күңелгә - 2005" - III урын, "Татар моңы - 2009" - дипломант.

  • Илнар, җыр белән кызыксынуың ничек башланды? Кечкенәдән җырчы буласың килдеме әллә инде башка хыялың бар идеме?
  • Мәктәптә укыганда пожар сүндерүче булырга хыялландым мин. Шуның буенча укырга да керергә теләдем. Тик уку йорты Екатеринбургта урнашкач, әлеге уемнан кире кайттым. Тормышымны җыр белән бәйләргә булдым. 4-5 яшьлек вакытымда "Миләшкәем, хәлең ничек?" дигән җырны яратып тыңлаганмын, үзем дә шуны көйләп йөри торган булганмын. Хәтта видеосы да саклана әле.

7нче сыйныфта мәктәптә җыр фестивале булды. Беренче тапкыр шунда катнашып, 3енче урынны алдым. Ул вакытта ничек курыкканымны белсәң... Каушадым, бер куплетны ике тапкыр җырладым. Аннан ияләндем инде. Иң мөһиме - үзең өстендә эшләү. Кеше күңеленең нечкә кылларына кагылырлык итеп җырларга кирәк бит.

  • Җыр дөньясына кем алып керде сине, ягъни кемне остазың дип саныйсың?
  • Тәфкил һәм Тәнзилә Яруллиннар миңа җырның нәрсә икәнен өйрәтте, зур сәхнәгә алып чыкты. Остазларым дип аларны атыйм һәм үзләренә бик рәхмәтлемен.
  • Илнар, минем нишләптер синең гел моңлы көйләр башкаруыңны гына ишеткәнем бар...
  • Әйе, мин күбрәк озын көйләргә өстенлек бирәм. Яхин, Мозаффаров, Ключарев әсәрләрен аеруча яратам. Андый романслар мәңгелек. Шулай ук эстрада җырларын да башкарам.

Зөһрә Шәрифуллина, Әлфия Афзалова, Зәйнәп Фәрхетдинова җырларын яратып тыңлыйм. Хәйдәр Бигичевне үрнәк итеп саныйм. Аныкы шикелле тавыш беркемдә дә юк дип уйлыйм. Шуңа да Бигичев кебек башкару осталыгына ия буласым килә.

  • Син бит әле "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамблендә дә эшлисең.
  • Мин башта Татар дәүләт ансамбленә барган идем, буең кечкенә дип алмадылар. Аннан "Бәрмәнчек"кә килеп эләктем. Биредә инде ике ел эшлим. Беренче көннәрдә ияләнүе бераз авыррак иде. Чөнки үзенчәлекләр юк түгел: икенче төрлерәк сузасы, башкарасы дигәндәй. Хәзер ияләнеп беттем инде. Эшләве рәхәт, күңелле. Җырлыйбыз, биючеләргә кушылып биибез, инструментларда гына уйнамыйбыз. Гастрольләр белән Татарстанның барлык районнарын йөреп чыктык диярлек. Франция, Белорусия, Герцеговинада булып кайттык.
  • Алга таба нинди планнар белән яшисең?
  • Карьерамны булдырасы килә. Үзем язган ике көем бар, шуны башкарырга телим. Хыялым - операда катнашу. 50 яшькә кадәр сәхнәдә җырлап, сикереп биеп йөри алсам,минем өчен зур бәхет булыр иде.

Үземне башка өлкәдә дә сынап карыйсым килә. Мәсәлән, укытучы. Балаларга вокал дәресләре бирергә телим.

Алинә Хәбибуллина,

Теләче районы, Иске Җөри авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев