“ Үзебез үстергән икмәк”
Үз тырышлыгыңны эшкә җигеп җитештерелгән продукциядән дә кадерле әйбер бармы икән?
Олы Кибәче авылында фермерлык эше белән шөгыльләнүче Сәвия һәм Фәнил Галиәхмәтовлар өчен үз басуларында үстерелгән ашлыкны, үз тегермәннәрендә тарттырып пешкән икмәктән дә тәмле ризык юк. Көндәлек ипи пешерә торган электр мичләре дә бар. "Үзебез он җитештереп, икмәкне кибеттән сатып алсак дөрес булмас ул",- ди Сәвия.
Галиәхмәтовларның фермер хуҗалыгы булып яши башлауларына да ундүрт ел вакыт узган. Нинди генә авырлыклар белән очрашсалар да, артка чигенмәделәр алар. Киренсенчә, үҗәтләнә-үҗәтләнә басу-кырларда иген-икмәк үстерү серләрен, алдынгы технологияләрне өйрәнә-өйрәнә, уңыш алуны елдан-ел арттыра баралар. 2011 елда фермер хуҗалыклары арасында иң югары уңыш һәр гектардан уртача 36,9 центер (барлыгы 150 гектар) Галиәхмәтовлар басуында үстерелде. Аларга районның "Уңыш бәйрәме"ндә Саба мунициаль районының дипломы тапшырылды. Республика эшмәкәрләренең III сьездында үз хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияләре белән халык казанышлары күргәзмәсендә катнашалар. "Авыл хуҗалыгына багышланган телевизион тапшыруларны кызыксынып карыйм һәм үз тәҗрибәмдә сынап карыйм,- ди Фәнил. - Мәсәлән, чәчүне туфрак дымлы вакытта 1 майга кадәр төгәлләү, үсемлекләрне тармаклану вакытында тамырдан тукландыру әйбәт нәтиҗә бирә. Аннары игеннәр өлгергәч, урып-җыюны бер атна эчендә җыйнап алу өчен көчне-вакытны кызганмыйбыз. Безгә бигрәк тә бодайны югары клейковиналы итеп суктырып алу өчен күп хезмәт куярга туры килә. Бөртекнең дымлылыгын үлчи торган прибор кулдан төшми. Табигатьнең кояш нурларын җиргә мул сипкән вакытларында бөртек өлгергәч, бер атнада ике комбайн белән суктырып алабыз. Шагыйрьләр теле белән әйтсәк, ул көннәр безнең хезмәтнең кульминацион ноктасы. Чөнки он тегермәнен ел әйләнә җитештерүчән эшләтү өчен безгә югары клейковиналы ашлык кирәк",- диләр алар.
Әңгәмәне Сәвия дәвам итте. "Авыл хуҗалыгы табышка эшли торган тармак түгел. Ашлыкның бәясе очсыз. 2009 елда конкурста катнашып, грант отып, тегермән алдык. Ул елны уңыш күп иде, яхшы гына эшләп киттек. 2010 елдагы корылык кырын сукты, билгеле. Запас ашлыкларыбыз булганлыктан гына, төпкә төшмәдек. Аллага шөкер, онны яратып алалар. Заказ белән дә эшлибез. Безнең төп максатыбыз - сыйфатлы продукция житештерүгә юнәлдерелгән. Бу көннәрдә үзебезнең шәхси лабораториябезне булдыру мәшәкатьләре белән йөрибез. Үстергән ашлыкның анализын ясату өчен сарыф ителгән вакытны исәпләп чыгардык та, үз-үзебезне кызгандык. Мөстәкыйль хуҗалык булып яшәүнең кыенлыклары күп төрле. Фәнилнең һәр эшне алдан планлаштырып башкара торган акыллы ир-егет булганлыгы белән Аллага шөкер, авыр чорларны җиңдек",- дип Сәвия елмаеп куйды. "Тир түгеп тапкан акчабызны йорт-җирне яңартуга тотарга арттыра алмыйбыз әле. Былтыр ташламалы бәягә "МТЗ-1221" маркалы трактор алдык",- ди Фәнил.
Дөрес, тормышын авыл хуҗалыгына бәйләгән кешенең тапкан акча кеременең дә күп өлеше техникага, запас частьларга, ягулык-майлау материалларына, ашламага, салымнар түләүгә тотылуы аңлашыла. Әмма Галиәхмәтовлар үз яшәешләреннән канәгать. Кеше өчен иң мөһиме әнә шул.
Г.Галимуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев