Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Һөнәремдә таптым бәхетем

«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесенең хуҗалык эшләре буенча җаваплы хезмәткәре (сестра-хозяйка) Әнисә Хәмит кызы Зарипова чын мәгънәсендә һөнәрендә бәхет тапкан кешеләрнең берсе. Шулай булмаса, йөзләгән балага әти-әни назын биреп, язмыш тарафыннан кыерсытылган һәр сабыйны үз баласыдай яратып, алар өчен җан атып яши алыр идеме?

Әнисә Зарипованың интер­нат-йортка эшкә килеп, биредә тәрбияләнүчеләр язмышы бе­лән яши башлаганына 24 ел вакыт узган.  Социаль учреж­дениедә эшләп кенә калмыйлар, анда яшәргә дә кирәк. Әнисә Зарипова  да  зур, ишле гаиләдәге әни кеше – йортның йөрәге, ягъни хуҗабикәсе булып күз алдына килә. Чөнки аңа  учреждениенең тулаем чисталыгы, тәрбияләнүчеләренең урын-җире, кием-салымы, мун­ча комплексы, биләмәне тәр­тип­тә тоту, матди яктан  җа­ваплылык һәм башка бик күп вазифалар йөкләнгән.  Берсенә дә хилафлык китермичә, барына да өлгереп, интернат-йортта тәрбияләнүчеләргә уңайлы  булсын өчен җан атып яши ул. 

"Аллаһы Тәгалә  кешене бирегә сынау өчен җибәрә, дип уйлыйм. Бездә очраклы гына килгәннәр юк: я ул эшләп кала, я тиз арада  чыгып китә. Өстәмә сынау урыны дип кабул итәм мин интернатны", – ди Әнисә апа Зарипова.

1999 елда санитарка булып эшли башлаган ханымның тырышлыгын, уңган-булганлыгын күреп торган легендар директор Имаметдин Гәрәевич аңа өч елдан соң хуҗалык эшләре буенча җаваплы хезмәткәр, ягъни сестра-хозяйка эшен тәкъдим итә һәм ялгышмый. Әмма әлеге эшнең нинди авыр һәм җаваплы булуы Әнисә ханымның  күз алдында була.  Җитмәсә, лаеклы ялга җыенучы  Марзыя апаның  «Минем  урынга кайсы бәхетсезе килер икән инде?» – дигән сүз­лә­ре күңеленә шом салып куя. Шул көннән алып бүгенгәчә Әнисә апа үзенә тапшырылган зур ышанычны аклап, биредә тәрбияләнүчеләр тормышы өчен яши.

"Эшли башлаган чор җи­ңелләрдән булмады. Аеруча  ятып кына торучы балалар группаларында кыен иде. Юеш урын- җирләрне киптереп бетереп булмый. Кибетләрдә кием-салымнар табуы авыр. Зур сумкалар кү­тәреп базарлардан балалар өчен уңайлы киемнәр алып кайта идек. Ул вакыттагы директорыбыз Имаметдин Гәрәевичның зур тырышлыгы белән бөтен корпусларда да чиратлап  ремонтлар алып барылды.  Бөтен җир тулаем яңартылды. Төзелешләр барганда эштән кайтмый, кунып калган вакытлар да күп булды. Имаметдин Гәрәевич бөтен башлангычыбызны, идеяләребезне хуплап торды. Кая гына барса да, яңалык алып кайтырга омтылды", –дип сөйли Әнисә апа.

Бүген инде интернат-йортта барысы да заманчалашып, тормыш шартлары буенча Россия күләмендә иң яхшы учреждениеләрдән саналса да, биредәге хезмәткәрләр алдындагы төп бурыч шул ук калды: һәрберсен  балаларны ярату  берләштерә. Язмыш тарафыннан кыерсытылган һәр баланы үзеңнекедәй  якын күреп, аларны мөмкин кадәр мөстәкыйль тормышка әзерләү өчен Әнисә апа кебек олы җанлы, бала күңелле булу кирәк. Шуңа күрә дә инде күп еллар элек биредә тәрбияләнеп, башка интернатларга күчеп киткәннәр һаман да Әнисә апаларын онытмыйлар, "Мамочка моя" дип хатлар белән сөендерәләр. Кама Аланында яшәүче Оля белән телефоннан да хәбәрләшеп торалар.

"Сөйләмен башкалар аңламаса да, мин ияләнгәч, аңлыйм. Монда яшәгәндә уң кулым иде ул. Гел минем янда булды. Өйгә дә алып кайта идем, төс-битеннән балаларым куркып  калсалар да,  миңа аннан да сөйкемле бала юк кебек иде", –дип  искә ала Әнисә апа.

Балалар биредә 4 яшьтән 23 яшькә кадәр тәрбияләнеп, тәмам үзеңнекенә әйләнәләр. 

Әнисә Зарипованың үз эшенә бар күңеленнән бирелгәнлеген җитәкчеләр дә югары бәяли: 2011 елда аңа  "Татарстанның атказанган социаль яклау  хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелә, күп Мактау кәгазьләренә лаек була. Әмма аларның тынгысыз һәм авыр хезмәтенә балалар йөзендәге елмаюдан да зур бүләк юктыр кебек.  Бүген биредә 80 бала тәрбияләнә, аларга 100гә якын хезмәткәр күңел җылысын өләшә.  Учреждение тормышын хуҗалык эшләре буенча җаваплы хезмәткәрдән башка күз алдына  китереп тә булмый. Әнисә Зарипова  24 ел буе Шәмәрдән Югары  Утар арасының  ераклыгын да тоймыйча, көн дә яраткан эшенә ашыга. Үзешчән сәнгатьтә, кон­­церт-спектакльләрдә катна­шырга ярата, бакча эшләре күңеленә ямь, җанына ял бирә.

Язмыш куйган сынаулары Әнисә ханымны тагын да көчле итә, чыдамлылык өсти. Балалары  Илшат, Лариса, Ләйсәнгә әти дә, әни дә булырга туры килә.  Улын ялгыз тәрбияләүче Рифкать абый белән гаилә корганнан соң 8 яшьлек Илшатның да иң кадерле кешесенә әйләнә. Бүген җиде оныклы бик тә  бәхетле дәү әни ул. Төп белгечлеге пешекче-технолог булган дәү әни балаларын, килен-кияүләрен тәмле ризыклары белән сөендерә. 

"Ялгызым үстерсәм дә балаларым бик мөстәкыйль, тырыш булдылар. Бүгенгә кадәр йөземә бер кызыллык та китермәделәр. Бөтен байлыгым – балаларым. Мин язмышыма рәхмәтле, һө­нәрем белән бәхетле», –ди  көч­ле рухлы Әнисә Зарипова.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев