Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Үги кыз “рәхмәте”

Ап-ак туй күлмәгендә утырган Рәйсә каш астыннан гына Светага карап: “Бу урында бит минем әни утырырга тиеш иде, Света аның урынын биләп утыра”, - дип яшьле күзләрен читкә яшерде.

Сугыштан соңгы авыр еллар иде. Фронттан яраланып кайткан Фәрит абый белән аның хәләл җефете Рафига апа бәхетле тормышта озак яши алмадылар: бишенче балалары тугач, Рафига апаның башы чирдән чыкмады. Ике еллап мантый алмаганнан соң Фәрит абыйны биш баласы белән тол калдырып бер көнне иртән ул йокысыннан уянмады...

Фәрит абый көне-төне эштә, балаларының олылары кечеләрен карап яши башладылар. 1950 нче елда авылга кап-кара күзле, кара чәчле, унсигез яшьлек математика укытучысы Света килде. Ерак Украина якларыннан, диделәр.Фәрит абыйның күңеленә әллә нәрсә булды, шул Света күз алдыннан китмәде. “Унсигез яшьлек... Бала гына бит әле... Минем олы улымнан сигез яшькә генә зур”, - дип Фәрит абый бу уйларын башыннан куарга тырышты, әмма... йөрәккә генә боерык биреп булмый икән шул...

Димчеләр аша Светага Фәрит абыйга кияүгә чыгарга тәкъдим иттеләр. Ни  гаҗәп, Света ике дә уйлап тормады, биш балага әни булып Фәрит абыйга  кияүгә чыкты...

Мәктәптә укытты, балаларны да карады. Өч ул, ике кызны тәрбияләп үстерделәр. Үзенең балалары булмагангамы, Света Фәрит абыйныкыларны үз итте. Аеруча төпчекләре Габитне үз баласыдай яратты. Өч яшьлек Габит Светаны үз әнисе дип үсте бит. Калган балалар да әкренләп Светага өйрәнделәр, әни дип йөри башладылар. Ул аларның тамакларын туйдырды, өс-башларын карап, тәрбияләп тотты. Бары тик бер генә кызлары – Рәйсә генә үз әнисен оныта алмады. Әнисен соңгы юлга озатканда алты яшьлек иде бит ул. Ул көнне әнисе нишләптер гел йоклады да йоклады. Бүлмәнең уртасындагы караватка сузылып яткан да, үзенә “әни, тор инде!” дип сарылган кызына да, тирә-ягында тезелешеп утырган апа-әбиләргә дә игътибар бирмичә, күзләрен йомып ята да ята. Үпкәләде аңа Рәйсә. Әнисе янына менеп ятарга рөхсәт итмәгән нәнәсенә дә үпкәләде. Әнисен соңгы юлга алып чыгып киткәндә нәнәсе аңа:

– Балакаем, саубуллаш инде әниең белән, – дип, күзләрен яулык очы белән каплады. Нигә Рәйсә саубуллашырга тиеш әнисе белән? Ул аңламады. Ничек инде йоклап яткан әни белән саубуллашып була? Кызый белә: йоклаган кешеләр сөйләшмиләр бит алар. Рәйсә әнисенең ябык күзләренә карап:

– Әни, тор инде. Әнә бездә күпме кунаклар! – дип кулыннан тарткалый башлаган иде, нәнәсе тагын кызчыкны өйдән алып чыгып китте.

Шул көннән башлап Рәйсәләр әтиләре белән генә яши башлады. Әтисе дә әллә нинди күңелсез. Кызына бер сүз дә дәшми. Рәйсә: “Әни кайда?” – дигән соравы белән әтисен дә, нәнәсен дә йөдәтеп бетерде булса кирәк. Шулай соравы була, нәнәсе кулын бит турысына күтәреп, кызчык белмәгән ниндидер телдә укына башлый... 

Рәйсәгә җиде яшь тулганда, өйгә Света килде... Рәйсә инде тормышны аңлый башлаган иде. Яңа “әни” алып кайткан әтисенә, әнисенең йокы бүлмәсендә йоклаган Светага рәнҗеде сабый күңеле. Аның качып елаган чаклары күп булды. “Үскәч үч алачакмын, Света безнең гаиләгә килеп “әни” булганы өчен үкенәчәк әле”, - дип сүз бирде ул үзенә...

Еллар үтте, Фәрит абый белән Света да картайдылар. Биш баланы да башлы-күзле итеп, олы тормыш юлына озаттылар. Туйлар ясадылар, кода-кодагыйлар булып йөрделәр. Ап-ак туй күлмәгендә утырган Рәйсә каш астыннан гына Светага карап: “Бу урында бит минем әни утырырга тиеш иде, Света аның урынын биләп утыра”, -  дип яшьле күзләрен читкә яшерде.

Хәзер инде Фәрит бабай 96, Света әби 86 яшь белән бара. Авылда бик хөрмәтле кешеләр. Авылда бит кешенең һәр адымы күз алдында. Балалар гаиләләре белән туган йортларына кайтып йөриләр, хәзер инде оныклар, оныкачлар кайта.

Әмма Яңа ел бәйрәме көннәрендә  Света әби үлгән дигән хәбәр аяз көнне яшен суккан кебек яңгырады. Әле яңа гына үз аягында йөгереп йөргән әбигә ни булган?

Авылда таралган имеш-мимешләр коточкыч иде. Рәйсә апа соңгы елларда Фәрит бабай белән Света әбинең пенсия акчаларын таларга өйрәнгән икән. Сугыш ветераны һәм инвалиды Фәрит бабайның пенсиясе зур шул. Үги ана белән үскән балачагым өчен мораль компенсация түләтәм мин алардан, дип сөйләгән Рәйсә апа бер танышына. Танышның да танышы була бит, сүз тиз тарала. Аның хәтта Света әбине тукмап, акчасын талап алып киткәләгән чаклары да булган. Света әбинең йөрәге шул җәзалауларга түзә алмагандыр, диделәр авылда.

Я, Ходай, гомерне Аллаһы Тәгаләдән үзебез сорап алмыйбыз. Рафига апаның да гомерен Аллаһы Тәгалә билгеләгән, Света әби аны тартып алмаган. Рәйсә апаның биш бала арасыннан берүзе шулай кансыз булып үсүен туганнары да аңлый алмый. Света әбине соңгы юлга озатырга Рәйсә апа да кайтты. Аның күзендәге бозны, салкынлыкны күреп авылдашлар “аһ” итте.  Света әбинең җаны бакый йортына тыныч китсен, дөньядагы дөньялыкта калсын. Ничек кенә булса да, җан бирмәсә дә, булдыра алганча ана назы биргән ана кеше...Без кешегә хәким түгелбез, хаталарыбызны Ходай кичерер.

Рәйсә апа Света әбине күмгәннән соң картаеп, бөрешеп калды, күзләрендә дә элеккеге зәмһәрирлеге калмады, бугай. 100 яшен куган әтиләренә дә җиңел түгел, икенче хәләл җефетен озатты бит ул...

Эльвира Әсәдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев