Ул тормыш төбеннән, тирәннән күтәрелгән...
Синең шәхесләрең, Саба
Акча санаганны ярата, диләр. Бу мәсьәләдә финанс-бюджет палатасында эшләүчеләргә тиңнәр юк.
Бюджетны, ягъни акчаны формалаштыралар, фаразын эшлиләр, бүләләр, керем-чыгымнарны исәплиләр, төрле операцияләр башкаралар, хисапларны тикшерәләр, барысын бергә туплап министрлыкка тапшыралар һәм башкалар. Кыскасы, тавык та чүпләп бетермәслек. Ялгышырга ярамый. Шушы бурычларны үтәргә билгеләнгән 46 кешелек (күбесе гаиләсен дә кайгыртучы хатын-кыз) коллектив белән инде чирек гасыр Шәмсун Галиәкбәр улы Сөнгатов җитәкчелек итә.
Еллар искән җилдәй, аккан судай үтә дә китә икән ул. Шәмсун да кайчан гына туган авылы Олыязда маллар көтеп, елгадан зур-зур ташлар чыгарып йөргән малай иде. Болар барысы да хәтер түрендә аның. “Без биш ул, бер кыз үстек. Әти-әнием гади кешеләр, гомер буе терлекчелектә эшләделәр. Әнием бозаулар карады, фотосы Сабада Мактау тактасында торды. Алдынгылар слетында алтын сәгать белән бүләкләнде. Әти дә хезмәт алдынгысы иде. Ул башта Себер шахтасында эшләгән, аннары төпчек бала буларак, төп йортка кайткан. Олы абыем Мөнәвир Кемеровода туган. Әти, күмер чапканда өстән су агып торуы турында сөйли, забой ишелеп, җир астында калган хезмәттәшләрен сагынып искә ала иде. Алар безгә “ярый”, “ярамый” төшенчәләрен кечкенәдән сеңдереп, тормышка мөнәсәбәтебезне формалаштырдылар. Гади генә кешеләр булсалар да, дөрес тәрбия бирделәр. Мин беренче хезмәт хакымны 12 яшьтә алдым. Җәй көне 50 баш бозау карый идем. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, төзелештә эшләдем. Елгадан зур-зур ташлар чыгарып, кул белән трактор арбасына төйибез. Опалубка ясап тутырабыз, бетон ясап өстенә агызабыз. Мең ярым сум эш хакы түләделәр. Шуның 500енә, әти-әни рөхсәте белән, ул вакытта модада булган мотоцикл алдым. Мәктәптән соң да бер ел терлекчелектә ат җигеп эшләдем. Торакларга 12шәр юл салам, сенаж, 25-30 капчык фураж кертә торган идек. Сыер савучы апаларга капчык күтәртмәдем. Алар барысы да мине армия сафларына озатып калдылар”, – диде ул балачагы һәм яшьлеге турында.
Шәмсун Сөнгатов хәрби бурычын кырыс табигатьле сопкалар арасында үти. Шимановскида (Амур өлкәсе) бер айлык яшь сугышчы курслары узганнан соң 1938 елгы үрнәктәге 122 миллиметрлы гаубица тагылган, Ерак Көнчыгыш рельефы өчен әле дә алыштыргысыз техника саналган тягач (МТ-ЛБ) белән хәрби өйрәнүләрдә еш була. Тягачы белән тиешле позициягә дөрес урнаштырылган гаубица 12 километр ераклыкка кадәр очкан снарядларны билгеләнгән ноктага төз төшерә. Хәрби сугышчан әзерлек буенча аның отделениесе артдивизионда 1нче урынны ала, фотосы Мактау тактасына куела. Полкта 90 яшь солдатның старшинасы була. Нинди техника бар, алар белән эш итү серләренә төшендерә. Хезмәттә чыныккан егет кырыс сынауларны уңышлы үтә. Шулай булмый ни, Ватан алдындагы бурычын чик буе гаскәрләрендә үтәгән абыйлары Мөнәвир дә энеләренә армияне һәрчак мактап сөйли, физик һәм рухи яктан әзерли .
Хәрби хезмәттән соң Шәмсун Сөнгатов финанс институтында югары белем ала. Бер эштән дә куркып тормаганы өчен укыганда кечкенә генә бер бүлмә дә бирәләр әле үзенә. Дипломлы белгеч хезмәт юлын 159нчы ПМКда икътисадчы штатында башлый. Алты айда вазифасының барлык нечкәлекләренә төшенә. Активлыгын күреп, җәмәгать эшләрен дә өстиләр. Участогы мәдәният йортына урнашкан сайлау комиссиясе составына да кертәләр. Әгәр шул вакытта бер вакыйга килеп чыкмаса, тормыш борылмалары аны нинди юллардан алып китәр иде икән? “Сайлаулар бара. Кичкә табарак участокка район башлыгы Фәрит Гыйльмиевич килеп керде. Тавыш бирү барышы белән кызыксынды, йортларга йөреп сайлатуга да игътибар бирергә тәкъдим итте. Бу эшкә үзем теләк белдердем. Саба авыл Советы секретаре белән бер йортны да калдырмыйча йөреп чыктык. Кичен хакимият башлыгы участокка кабат кереп һәм сайлау процентларын күреп: “Урамда әрҗә белән кем йөрде?”– дип сорады. Участок комиссиясе рәисе, менә ПМКда эшләүче егет, дип миңа күрсәтте. Моңа бик әһәмият бирмәгән идем. Икенче, ягъни дүшәмбе көнне иртәнге планеркада ПМКда Фәрит Гыйльмиевич катнашында баланс комиссиясе утырышы үткәреләчәге билгеле булды. Барыбыз да аптырадык инде. Миңа оешманың эшчәнлеген анализлап чыгыш ясарга кушылды. Баксаң, район башлыгы мине вакантлы урынга билгеләү өчен сынап караган”, – ди Шәмсун Әкбәров.
Шуннан соң аны 1996 елның 27 апрелендә яңа оешкан район кулланучылар хокуларын яклау бүлегенә тәгаенлиләр. Тагын 6 айдан ул икътисад мәсьәләләре буенча урынбасар итеп билгеләнә. Ә 1998 елның 14 октябрендә район финанс бүлеге нә җитәкче итеп куялар. Менә шул көннән бирле җирле бюджет акчалары белән идарә итүче коллективны бер максатка туплап тота ул. Профессиональ дәрәҗәдәге, тиз һәм дөрес карарлар кабул итә белүче җитәкче буларак танытты. Кул астындагыларга таләпчән, кешеләрдә һөнәри осталыкны, хезмәт дисциплинасын тайпылышсыз үтәүне югары бәяли. Аны хезмәткәрләре болай дип бәялиләр: “Принципиальлеге, таләпчәнлеге һәм игелеклелеге белән аерылып торган бик белемле, акыллы һәм гадел җитәкче". Юкка гына аңа “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы”, Россия Федерациясенең финанс эше отличнигы” дигән мактаулы исем бирелмәгән. “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале, “Фидакарь хезмәте өчен” медале, Саба муниципаль районы Алтын билгесе иясе, “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” бәйгесе җиңүчесе.
Тормыштагы уңышлары өчен ул беренче чиратта хезмәт тәрбиясе биргән әти-әнисенә рәхмәтле. Алты бертуган Сөнгатовлар туганлык җепләрен өзмичә, бергә бәйләп тотучылар. Барысы да тормышта үз урыннарын тапканнар. Мөнәвир туган авылында тракторчы, инженер, тәэминатчы булып эшләде. Сабада яшәүче абыйлары Рәдиф белән Әбүзәрнең дә кулыннан килмәгән эшләре юк. Барысы да гармунчылар. Тәгъзимә бүген дә Казан хастаханәсендә шәфкать туташы. “Төп нигезне саклап калган төпчек энемебез Илнур газ копрессор станциясендә машинистм иде, 55тән лаеклы ялга чыкты. Киленебез Альбина белән барыбызны якты чырай, сый-хөрмәт белән каршы алалар. Ә миңа әле эшлисе дә эшлисе”,– дип елмая язмам герое.
Үзенең шәхси тормышыннан да бик канәгать. Авылдашы Резеда белән гаилә корып, 37 ел тату гомер итәләр. Буш вакытларында спорт белән шөгыльләнә, ветеран хоккейчылар командасын оештыручыларның берсе. Артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткәннәрнең дә вожагы ул. Чаңгы ярышларында бюджет учреждениеләре җитәкчеләре арасында гел призлы урыннарда. Авыл Сабантуйларында Калатауга каршы йөгерүдә хәтта армиядән кайткач та аңа тиңнәр юк иде. Иясеннән күрмәкче, дигәндәй, финанс-бюджет палатасы коллективы ел саен барлык мәдәни һәм спорт чараларында призлы урыннар һәм гран-прилар яулый. Гомумән, гел хәрәкәттә, халык арасында ул Шәмсун Галиәкбәр улы. “Тормыш иптәшемә бик рәхмәтлемен. Җитәкче хатыны булу җиңел түгел. Әмма Резеда эштән соңарып, кәефсезләнеп кайткан чакларда да гел елмаеп каршы алды. Һәрвакыт чиста-пөхтә йөртте. Бер ул һәм кыз үстердек, биш оныгыбыз бар. Шәхси хуҗалыкта эшләрне бергәләп башкарабыз: кош-кортлар үстерәбез, инкубаторда чебиләр чыгарабыз. Әти урамда нинди хуҗасыз-авыру эт күрә, ишек алдына алып кереп ашата торган булган. Бу гадәт нәселдән киләдер, мин дә ике песи тәрбиялим, кайчак алар 10-15ләп тә җыела. Ходай миңа йортым янында күл дә бирде. Шунда кармак салып утырырга да яратам. Юбилеемны якты уй-өметләр белән каршылыйм. Коллективны һәрвакыт хәл итәсе бурычларга юнәлткән район башлыгы Рәис Нургали улына рәхмәтлемен. Көч-куәтемне алга таба да хезмәтебезне яхшыртуга салачакмын”, – ди ул үзенең хоббилары һәм киләчәге турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев