2026 елның беренче сабые
12 гыйнвар көнне Саба тудырү бүлегендә 4 гыйнвар көнне дөньяга килгән Зәмирәне әнисе белән тантаналы рәвештә өенә озаттылар.
Бәхетле әни белән әти Шәмәрдән авылыннан Алисә һәм Айнур Әхәтовлар. Кыз баланың авырлыгы 3 кило 400 грамм, буе – 57 сантиметр. Әхәтовлар гаиләсендә тагын 3 бала – 9 яшьлек Самат, 7 һәм 12 яшьлек Мәдинә һәм Самира үсеп килә. Гаиләнең бәхетле мизгелләрен уртаклашырга килгән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов Әхәтовларга район башлыгы Рәис Миңнеханов исеменнән бүләк тапшырды. “Районыбызда Яңа елның беренче сабыен хастаханәдән хөрмәтләп, тантаналы шартларда чыгару традициясе яши. Быел бу сөенеч сезнең гаиләгезгә насыйп булды. Сезне чын күңелдән гаиләгездә тагын бер бала тууы белән котлыйбыз! Кызыгыз игелекле, тәүфыйклы булып үссен, сабыйларыгызның барысын да игелекле кешеләр итеп үстерергә язсын, Аллаһы Тәгалә сезгә хәләл керемнәр бирсен!» диде ул. Ә сабыйның иң беренче документын – туу турындагы таныклыкны бәхетле анага ЗАГС бүлеге мөдире Миләүшә Вакказова тапшырды.
Нет комментариев