Сабада төп Чыршы ачылышы
30 декабрь 2025, 20:52
104
0
0
29 гыйнвар, 2025 ел
Кыш Бабай, Кар Кызы, узып баручы 2025 һәм якынлашып килүче 2026 еллар символлары мәйдандагы төп сәхнәгә галиҗәнаб Икмәк белән күтәрелделәр. Һәркемгә киләсе елның да икмәкле, имин, шатлыклы булуын теләделәр. Сабалыларны, районыбыз кунакларын якынлашып килүче Яңа 2026 ел белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов котлады, «Иң матур Яңа ел бизәлеше» район конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләде. Хезмәт коллективлары, шәхси хуҗалыклар ясаган кар-боз сыннары экранда күрсәтелеп барды.
Бәйрәм чарасы Чыршы тирәли әйләнү, җыр-бию, күңел ачулар белән дәвам итте. Балалар Саба күптармаклы-җитештерү предприятиесе уңганнары корып куйган биек агач шугалакта мәш килделәр. Мәйдан янәшәсендә кайнар чәй һәм төрле тәм-томнардан авыз итәргә мөмкин иде. Бәйрәм барышы «Саба таңнары»ның ВКонтактедагы төркемендә туры эфирда трансляцияләнде.
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев