Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сатыш авылында туып үскән, бүгенге көндә Шәмәрдән бистәсендә яшәүче кодагыебыз Фирдәвес Рәфыйк кызы Закированың 2 август көнне олы бәйрәме - 55 яшьлек юбилее

04 августа 2016, 08:04

716

0

0

Сатыш авылында туып үскән, бүгенге көндә Шәмәрдән бистәсендә яшәүче кодагыебыз Фирдәвес Рәфыйк кызы Закированың 2 август көнне олы бәйрәме -  55 яшьлек юбилее

Кадерле кодагыебыз!Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбриклибез! Киләчәктә сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, куанычлы көннәр телибез. Олуг юбилеең мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, гомер юлың сикәлтәсез һәм куанычлы булсын.Кылган игелекле гамәлләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын.Йөзеңдәге шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен.Гаиләңдә гел шулай үрнәк әни, алыштыргысыз тормыш иптәше, туганнарыңның таянычы булып, кодабыз Рәшит белән тигезлектә, балалар, оныклар ихтирамын тоеп яшәргә язсын.

Һәрчак шулай яшьлек дәрте синдә

Янып торсын җәйге учактай.

Саулык, байлык, күп шатлыклар

Чиксез булсын язгы офыктай.

Иң изге теләкләр белән Олы Кибәче авылында яшәүче кодаң Илдус, кодагыең Нурфига һәм аларның гаиләсе.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев