Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сатыш авылында яшәүче Габделәхәт Шакир улы Шакировка 7 сентябрьдә – 75, Нәфисә Хәким кызы Шакировага 5 сентябрьдә 70 яшь тула

05 сентября 2016, 05:22

703

0

0

Сатыш авылында яшәүче  Габделәхәт Шакир улы Шакировка 7  сентябрьдә – 75, Нәфисә Хәким кызы Шакировага 5  сентябрьдә 70 яшь тула

Хөрмәтле кода-кодагыебыз! Сезне олы юбилейларыгыз белән ихластан тәбриклибез! Сез бу гомер бәйрәмнәрегезгә олы хезмәт юлы үтеп килдегез. Сезгә җан тынычлыгы, саулык, балаларыгызның, онык­ларыгызның игелекләрен күреп, озак еллар иңгә-иңне куеп тигезлектә яшәвегезне телибез!

Гомер буе игелекләр кылып

Яшәдегез матур тормышта.

Сездәй ихлас, изге күңеллеләр

Бармы икән тагын дөньяда?

Дөньядагы яхшы сыйфатларны

Җыйгансыз сез бары үзегезгә.

Сабыр да сез, юмарт, кешелекле

Күз тимәсен берүк үзегезгә!

Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

Тигез барсын, озак булсын тормыш,

Бәхет елгалары мул аксын!

Иң изге теләкләр белән Юлбатта яшәүче кода-кодагыегыз.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев