Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олыяз авылында яшәүче Габделхәй Муллахмәт улы Фәһмиевның 50 яшьлек юбилее

07 сентября 2016, 12:31

606

0

0

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше булдың. Әниебез белән тормыш итеп, безгә - ике улыгызга гомер биреп, тәрбияләп, олы юлга чыгардыгыз. Авылда үрнәк гаилә булып гомер итәсез.

Әтиебез, син безнең таянычыбыз, яшәү өлгебез. Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез.

Әниебез белән тигезлектә, без - балаларыңның шатлыкларына, туачак оныгыңа сөенеп яшәргә язсын.

Тәгәрәп гомер йомгагың,

Менсен биек үрләргә.

Һәм котларга язсын сине

Йөзиллеләр белән дә.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың, әбиең, кода-кодагыйларың исеменнән тормыш иптәшең Ләйлә, улларың: Әнис-Рәнис, киленең Алсу.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев