Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган табибәсе Ильмира Госман кызы Гайнуллинага- 50 яшь

17 августа 2017, 12:35

755

0

0

Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган табибәсе Ильмира Госман кызы Гайнуллинага- 50 яшь

Хөрмәтле Ильмира Госмановна! Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, ак бәхетләр, халык сәламәтлеген кайгыртуга куйган хезмәтегездә зур уңышлар, күңел тынычлыгы телибез!

Ихтирам белән коллектив.

Байлар Сабасында яшәүче Ильмира Госман кызы Гайнуллинага- 50 яшь

Кадерлебез! Сине олы юбилеең белән тәбриклибез! Синең шәфкатьле җаныңа саулык, игелекле йөрәгеңә ныклык, бәхет-шатлык, күңел тынычлыгы белән озын гомер кичерүеңне телибез. Һәммәбезне кайгыртканың, һәрвакыт якты йөзең, тәмле сүзең, мәрхәмәтле туган булганың өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә бергә-бергә гөрләшеп, бер-беребезгә сөенеч бүләк итеп яшәргә язсын. Җаваплы хезмәтеңдә зур уңышлар, куанычлар, якты, матур киләчәк телибез!

Һәрчак шулай мәрхәмәтле булып

Изгелектә булсын күңелең.

Туганнарның җан җылысын тоеп

Үтсен синең шулай һәр көнең.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Ак нурларга яшә коенып.

Син ышаныч, терәк безгә һәрчак,

Без яшибез сиңа сыенып.

Сине яратып әти-әниең һәм барлык туганнарың.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев