Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

АККҮЛ-БИГӘНӘЙ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ГЫЙЛЬМУЛЛА ГАЙНУЛЛА УЛЫ ГАЙНУЛЛИНГА – 93 ЯШЬ!

08 апреля 2020, 11:43

1727

0

2

АККҮЛ-БИГӘНӘЙ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ  ГЫЙЛЬМУЛЛА ГАЙНУЛЛА УЛЫ ГАЙНУЛЛИНГА – 93 ЯШЬ!

Хөрмәтле Гыйльмулла Гайнуллович! Сезне  шәхси гомер бәйрәмегез – туган көнегез белән котлыйбыз.  Бөек Җи­ңү бәйрәме  якынлашкан  көннәрдә каршы алган туган көнегез уңаеннан сезгә булган олы ихтирамыбызны, зур хөрмәтебезне кабул итегез. Бөек Җиңүгә зур өлеш кертүегез, илебез күгенең 75 ел буена аяз булуы белән без сезгә бурычлыбыз. Тыныч тормышта да намуслы хезмәт юлы үтеп,  матур гаилә корып, илгә лаеклы балалар үстергәнсез. Сезгә киләчәктә хәерле, имин картлык, тыныч көннәр, саулык-сәламәтлек, балаларыгызның, якынна­рыгызның ихтирам-хөрмәтен тоеп озак еллар яшәвегезне телибез.

Саба муниципаль районы Советы, башкарма комитеты,  район ветераннар советы, Сатыш авыл җирлеге.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев