Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

АЛАН ЕЛГА АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ РАМИЛӘ НУРЕТДИН КЫЗЫ ВӘГЫЙЗОВАГА – 55 ЯШЬ

21 августа 2019, 09:38

857

0

0

АЛАН ЕЛГА АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ РАМИЛӘ НУРЕТДИН КЫЗЫ ВӘГЫЙЗОВАГА – 55 ЯШЬ

Кадерле әниебез! Сине олуг юбилеең белән котлыйбыз! Җир йөзендә нинди изге теләкләр бар, барысын да сиңа юллыйбыз. Гомерең озын, саулыгың нык, тормышың мул, бәрәкәтле булсын. Алдагы елларда  да күңел тынычлыгында, әтиебез белән пар канатлы булып, тигезлектә, иман байлыгында, кайгы-хәсрәт күрмичә, шатлыкларга төренеп яшәргә язсын! Син безгә җылы кояш кебек кирәк, һәрвакыт исән-имин бул!

Изге теләкләрдән, назлы сүздән  башка

Табып булмый затлы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле син

Бик тә якын, бик тә кирәкле!

Иң изге теләкләр белән әтиебез Мөнип, кызың Ләйсән, киявең Марсель, улың Марат, киленең Ләйлә, оныкларың Азамат, Нурсил, Альмир, Илүзә, Илүсә, Алисә. Бу теләкләргә ике кодагыең да кушыла.

Фото:  pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X