АЛАН ЕЛГА АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ СӘҮБӘН ӘХМӘДУЛЛА УЛЫ  ГАЛИУЛЛИНГА – 80 ЯШЬ
Поздравления

АЛАН ЕЛГА АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ СӘҮБӘН ӘХМӘДУЛЛА УЛЫ ГАЛИУЛЛИНГА – 80 ЯШЬ

Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән олуг юбилеең белән котлыйбыз! Син безгә бар яктан да үрнәк кеше, сиңа без  бик-бик рәхмәтле. Алдагы көннәрең дә сәламәтлектә, балалар игелеге күреп, күңел тынычлыгында үтсен.Тормышыбызны нурландырып озак яшә, синең хәер-догаңны алу - безнең өчен зур бәхет.

Сокланмаган кеше сирәк сиңа,

Син күпләргә яшәү өлгесе.

Яшә, әти, йөз яшеңә кадәр

Булып безгә вөҗдан көзгесе.

Иң изге теләкләр белән балаларың, килен-кияүләрең, онык-оныкчыкларың.

Фото: pixabay.com

Нет комментариев