Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Байлар Сабасында яшәүче Эльвира Нурислам кызы Ибәтуллинаның туган көне

10 октября 2020, 09:05

3400

0

3

Байлар Сабасында яшәүче Эльвира Нурислам кызы Ибәтуллинаның туган көне

Кадерле кызыбыз! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Озак еллар Саба үзәк сырхауханәсендә балалар табибы булып эшлисең, үз эшеңне зур җаваплылык белән башкарасың. Эш бүлмәңә елап кергән балалар тынычланып, елмаеп, ә әниләре рәхмәт әйтеп чыгып китәләр. Синең балаларны яратуың, аларга карата игътибарлы булуың шулай тәэсир итә.

Син безгә, әти-әниеңә, бик игътибарлы, хөрмәтле бала. Көн саен килеп, килергә мөмкинчелек булмаганга шалтыратып хәлебезне беләсең. Барысы өчен дә без сиңа олы рәхмәтле. Эшләгән изгелекләрең үз балаларыгыздан үзегезгә әйләнеп кайтсын иде.

Без сиңа нык сәламәтлек, эшеңдә уңышлар , күңел тынычлыгы киявебез Рамазан белән тигезлектә, муллыкта гомер кичерүегезне телибез.

Иң изге теләкләр белән әтиең, әниең, сеңлең Элеонора.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X