Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Байлар Сабасында яшәүче Гөлфәния Фәсхетдин кызы Шәймәрдәновага

24 июня 2022, 09:44

1334

0

0

Байлар Сабасында яшәүче Гөлфәния Фәсхетдин кызы Шәймәрдәновага

Кадерле , газиз әниебез, әбиебез! Сине туган көнең белән котлыйбыз! Һәр аткан таң сиңа өмет, яшәргә олы куанычлар алып килсен.Корычтай нык сәламәтлек,бәрәкәтле , бәхетле озын гомер телибез! Тормышыбызның яме булып, шатлык-сөенечләрне бергә уртаклашып, әтиебез белән тигезлектә, алдагы көннәрдә дә без-балаларыңның һәм оныкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз!
Бик вакытлы килгәнсең син җиргә,
Тормыш куйган ныклы канатлар.
Син яшәгән еллар яңа бер җыр,
Шатлык та бар анда,моң да бар.
Һәркемгә дә бирми язмыш,тәкъдир
Яшьнәп яши торган гомерне.
Күпме якты хатирәләр саклый
Сызылып киткән гомер мизгеле.
Үз кулларың белән төзисең
Гомер дигән олы диварны,
Күркәм гамәл белән бизәкләнгән
Һәр сәгате үткән елларның.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың.Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев