Байлар Сабасында яшәүче Гөлшат Риза кызы Сабировага – 65 яшь
Поздравления

Байлар Сабасында яшәүче Гөлшат Риза кызы Сабировага – 65 яшь

Хөрмәтле кодагыебыз! Сине ихлас күңелебездән гомер бәйрәмең белән тәбриклибез!Сиңа нык сәламәтлек, шатлык-куанычлар, озын гомер телибез. Бүгенгедәй көчле рухлы, изге күңелле, сабыр һәм миһербанлы булып,  хөрмәтле кодабыз белән тигезлектә,  балаларыбыз, оныкларыбыз бәхетенә куанып, күңел тынычлыгында кайгы-хәсрәтсез, бәхетле тормыш кичерергә язсын!
Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың,
Кочак-кочак бетмәс куанычлар
Төяп килсен туар таңнарың.
Иң изге теләкләр белән кодаң Мөнир,кодагыең Лилия һәм балалар.

Фото: https://pixabay.com | hansbenn

Нет комментариев