Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Байлар Сабасында яшәүче Гөлшат Риза кызы Сабировага – 65 яшь

22 марта 2019, 16:44

986

0

2

Байлар Сабасында яшәүче Гөлшат Риза кызы Сабировага – 65 яшь

Хөрмәтле  Гөлшат Ризаевна! Сезне ихлас күңелдән олы юбилеегыз белән тәбрик итәбез!Шул уңайдан күңелләрнең иң түреннән бары тик сезнең өчен генә ургылып чыккан иң матур һәм изге теләкләребезне җиткерәбез. Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә,күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, балаларыгызның, оныкларыгызның  күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп,сәламәтлек дарьясында коенып озын-озак еллар яшәгез!

Бөтен гомерегезне,көчегезне кешеләр бәхете өчен биргән шәхес буларак- эчкерсезлегегез,кешелеклегегез, сабыр була белүегез белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз!

Гөлшат Ризаевна! Еллар Сезне җиңә алмаган,

Сез хаман яшь, чибәр, нәфис.

Сокланабыз,яратабыз, хөрмәтлибез,

Остазыбыз,сердәшчебез, җитәкчебез.

Әлмәндәрдәй озын гомер яшә дибез.

Хөрмәт белән бергә эшләгән балалар бакчасы мөдирләре.

Фото: https://pixabay.com | ntrief

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев