Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

БАЙЛАР САБАСЫНДА­ ЯШӘҮЧЕ ГӨЛИЯ НИГӘМӘТУЛЛА КЫЗЫ ӘХМӘТОВАГА

01 марта 2020, 16:27

1384

0

0

БАЙЛАР САБАСЫНДА­ ЯШӘҮЧЕ ГӨЛИЯ НИГӘМӘТУЛЛА КЫЗЫ ӘХМӘТОВАГА

Әнкәем күз нурым, сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең - юбилеең белән котлыйбыз. Сиң безнең өчен һаман яшь, чибәр булып каласың 60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр… Гомер юлларың озын булсын, кайгы- хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез.

Иң изге теләкләр белән әтиебез Азат, кызың Алия, улың Аяз, киявең Радик, киленең Алсу, оныкларың Гадел,Рөстәм, Мәрьям, Сәйдә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев