Саба таңнары
  • Тат Лат
  • БАЙЛАР САБАСЫНДА ЯШӘҮЧЕ КАДЕРЛЕБЕЗ ГӨЛҮСӘ ШАМИЛ КЫЗЫ САДРИЕВАГА- 45 ЯШЬ

    Автор, 11 август 2020 - 16:27
    76
    0
    0

    Безнең кадерлебез, гаилә­безгә җылылык, яктылык сибүче кояшыбыз. Сине ма­­тур гомер бәйрәмең бе­лән тәбриклибез. Синең янә­шәң­дә безгә тыныч, рәхәт, һәрчак бәйрәм. Гүзәл дә син, олы җанлы, көләч йөзле, тырыш, уңган да син, киң күңелле, ярдәмчел, кабатланмас та син. Сине олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Янәшәңдә барганда укучыларыңның һәм нәни сабыйларның да хөрмәт бе­лән баш иеп исәнләшүләре безне сокландыра. Без синең белән горурланабыз. Сиңа саулык, тынычлык, тигезлек, бәрәкәтле, бәхетле озын гомерләр телибез. Киләчәктә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып яшәргә Аллаһ насыйп итсен.

    Тормыш иптәшең Рөстәм, кызларыбыз Гүзәл һәм Мәликә.

    Фото: pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: