Байлар Сабасында  яшәүче Халисә Якуп кызы Нургалиевага – 90 яшь
Поздравления

Байлар Сабасында яшәүче Халисә Якуп кызы Нургалиевага – 90 яшь

 Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез — Әниебез! Сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әниебез!

Әни бит ул — өйнең яме,

Ә тормышта — олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә.

Син бит, әни, безгә кирәк.

Иң изге теләкләр белән балаларың Илһам, Илһамия, Илшат, киленнәрең: Илсөяр, Резеда, киявең - Фәрит, оныкларың һәм оныкчыкларың.

Нет комментариев