Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Байлар Сабасында яшәүче Тәнирә Абдулла кызы Мөхетдиновага - 70 яшь

26 июля 2019, 13:54

754

0

0

Байлар Сабасында яшәүче Тәнирә Абдулла кызы Мөхетдиновага - 70 яшь

Кадерлебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәбез һәм ихлас теләкләребезне җикерәбез. Син безнең тормышыбызның якты кояшы, һәрберебезгә күңел җылыңны тигез  өләшәсең. Төпле фикерең, ихлас догаларың, акыллы киңәшләрең безне гомер буе озата бара, ярдәмчел, юмарт, мәрхәмәтле булуың  чиксез сокландыра. Алдагы көннәрдә дә синең йөрәк җылыңны, ихлас кайгыртуыңны тоеп яшәргә язсын, туган йортыбыз  ямьле, киң ризыклы булсын иде. Сиңа озын гомер,  какшамас саулык, бәтмәс шатлыклар, бәрәкәтле тормыш телибез. Пар канатлы булып, җиткергән тормышыбызга куанып, бала-оныклар бәхетенә сөенеп,аларның  игелекләрен күреп яшәргә язсын!Без сине бик яратабыз!  

Шатлыгыбыз бары бергә безнең,

Синең белән булсак янәшә.

Сәламәт бул, гомерең озын булсын,

Безнең белән мәңге син яшә!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Исмәгыйль, улың Ирек, кызың Илсөяр, киленең Лилия,  киявең Булат,  оныкларың Илсаф, Илзат, Мурат, Зәлинә һәм барлык туганнар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев