Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

БАЙЛАР САБАСЫНДА ЯШӘҮЧЕ ВЕТЕРАН ХЕЗМӘТТӘШЕБЕЗ НАИЛӘ РАУЗИТ КЫЗЫ ГАЯНОВАГА!

03 ноября 2021, 10:01

879

0

0

БАЙЛАР САБАСЫНДА ЯШӘҮЧЕ ВЕТЕРАН ХЕЗМӘТТӘШЕБЕЗ НАИЛӘ РАУЗИТ КЫЗЫ ГАЯНОВАГА!

Үзенә йөкләнгән вазифага һәрвакыт җаваплылык белән карап, чирек гасырга якын редакциядә компьютерда текст җыючы булып эшләгән элекке хезмәткәребез Наилә Раузит кызының туган көне. Хезмәттәшебезне ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз һәм иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Нык сәламәтлек, бәхет-куаныч аерылгысыз юлдашың булсын, улларыңның игелеген күреп, тигез гаилә тормышы кичерергә язсын! Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттыгыча сабыр булып кал, гомереңнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле изге эшләр белән тулы булсын.

Сиңа булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түреңдә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Иң изге теләкләр белән “Саба таңнары” газетасы редакциясе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев