Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • БЕЗНЕҢ ИҢ ЯРАТКАН, ИҢ КАДЕРЛЕ КЕШЕБЕЗ - ОЛЫЯЗ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ ӘНИЕБЕЗ РӘМЗИЯ ЗӘЙНЕТДИН КЫЗЫ ДӘҮЛӘТШИНАГА 65 ЯШЬ

    Автор, 4 декабрь 2019 - 08:59
    398
    0
    0

    Кадерле әниебез, сине туган көнең белән чын куңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сузең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

    Котлы булсын, әни, туган көнең,

    Озак яшә, бул син бәхетле.

    Яныбызда син булганда гына,

    Табып була олы бәхетне.

    Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

    Белдерәбез туган көнеңдә.

    Үстедең син безне кеше итеп,

    Олы рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

    Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, киленнәр, кияүләрең, барлык оныкларың.

    Фото: pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: