Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • ЧӘБКИ-САБА АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ НАИЛӘ МӘҮЛЕТҖАН КЫЗЫ ШИҺАБИЕВАГА 26 НОЯБРЬДӘ- 85 ЯШЬ

    Автор, 27 ноябрь 2019 - 09:14
    305
    0
    0

    Кадерле әниебез!  Сине туган көнең белән тәбрик итәбез. Син олы йөрәкле, киң күңелле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы.Тормыш авырлыгын җиңә килеп, сабырлык үрнәге күрсәтеп яшәдең һәм яшисең. Әни, сиңа бәрәкәтле озын гомер, бәхет-шатлыкларның олысын, сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы телибез. Алга таба да безне сөендереп, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп,игелекләрен күреп, авырлыкларга бирешмичә яшә әле.

    Рәхмәт, әни,мең-мең рәхмәт сиңа,

    Бар нәрсәгә булдың түземле.

    Сәламәт бул,кайгы-хәсрәт күрмә ,

    Ходай олыласын үзеңне.

    Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың

    Фото: pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: